Дәүләт Советында «Гражданлык җәмгыятен һәм ватанпәрвәрлекне үстерүнең мөһим факторы буларак ныклы гаилә» темасына түгәрәк өстәле утырышы

2025 елның 25 феврале, сишәмбе, 15:41

Бүген Дәүләт Советында «Гражданлык җәмгыятен һәм ватанпәрвәрлекне  үстерүнең мөһим факторы буларак кыклы гаилә» темасына түгәрәк өстәл утырышында гаилә сәясәте һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, комитет рәисе урынбасары Ольга Воронова, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, волонтерлар һәм күп балалы гаиләләр катнашындагы чара «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында узды. Утырыш эшендә видеоэлемтә режимында шулай ук Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова катнашты.

Утырышны ачып, Светлана Захарова гаилә һәм балалар мәсьәләләре парламентның Социаль сәясәт комитеты һәм тулаем Дәүләт Советы эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып торуын әйтте. «Дәүләт Советы депутатлары законнарны гамәлгә ашыруны контрольдә тота, актуль мәсьәләләрне Президиум утырышларында карый,  – диде профильле комитет җитәкчесе. – Республика закон проектларын яисә федераль закон проектларын эшләгәндә безнең комитет республика Хөкүмәте һәм профильле министрлыклар, шулай ук Татарстан Республикасыннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары белән тыгыз элемтәдә тора».

Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, кайбер социаль мәсьәләләрне хәл итүнең актуальлеге гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү барышында, халык белән очрашуларда ачыклана, анда хәл итүнең мөмкин булган вариантлары турында да фикер алышалар.

Социаль сәясәт комитеты эшендәге актуаль мәсьәләләрнең берсе булып балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру кала.  «Балалар сәламәтләндерү лагерьларында ел саен мөмкинлекләре чикләнгән 500 бала өчен ял оештырыла, шул исәптән ДЦП, аутизм, ишетү, күрү һәм интеллекты бозылган балалар. Ел саен бушлай ял итү мөмкинлеге булган балалар саны арта. Мәгариф учреждениеләрендә укучыларны кайнар ризык белән тукландыруны оештыруга зур игътибар бирелә»,  – дип сөйләде Светлана Захарова.

Татьяна Ларионова үзенең сәламләү сүзендә утырышта катнашучыларны патриотик тәрбия мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә чакырды. «Без бүген сезнең белән махсус хәрби операция кырларында батырлык дәресләре биргән һәм республикабызны батырлыклары белән данга күмгән геройларыбызны тәрбияләгән гаиләләргә тиешле хөрмәт күрсәтәбез», – дип ассызыклады Дәүләт Думасы депутаты. Ул хәрбиләргә һәртөрле ярдәм күрсәтүнең мөһимлегенә, волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә игътибар итте һәм иҗтимагый оешма вәкилләрен бу юнәлештә үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга чакырды.

Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова билгеләп үткәнчә, ун ел дәвамында республикада «Ныклы гаилә» федераль проекты гамәлгә ашырыла, һәм әлеге проект кысаларында үткәрелә торган барлык чаралар гаиләләрнең иминлеген формалаштыруга, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга,  демографик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән.  «Бүген Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан һәм Ватанны саклаучылар елында яшь буын белән патриотик юнәлештә эшне дөрес итеп җайга салу мөһим»,  – диде Ольга Воронова.

"Ныклы гаилә" федераль проекты кысаларында уздырыла торган чаралар турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Граждан хәле актларын язу бүлү башлыгы, Татарстанда "Ныклы гаилә" проектының координаторы Эльвира Әхмәтова сөйләде. Республикада депутатлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм махсус хәрби операциядә булган кешеләр катнашында 11000 батырлык дәресе үткәрелгән, аларда 294 мең укучы катнашкан. Шулай ук патриотик җырлар фестивале, яшь гражданнарга паспортлар тапшыру һәм башкалар оештырылган. 

«Түгәрәк өстәл» кысаларында шулай ук махсус хәрби операциядә  катнашучыларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтү, балалар һәм яшьләрне, өлкән яшьтәге кешеләрне волонтерлык ярдәмен оештыруга җәлеп итү мәсьәләләре күтәрелде.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International