СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
март, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе матбугат конференциясе узды, анда коммунист депутатлар фракциянең республика парламентының язгы сессиясенә куйган бурычлары турында сөйләделәр. Журналистларның сорауларына КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Фәдбир Сафин җавап бирде. Матбугат конференциясендә шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Андрей Королев катнашты.
25
март, 2026 ел
«Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы бүген бик кирәкле һәм күп яктан партия активын, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарын «барлык фронтлар буенча» иҗади эшкә туплый, күпмилләтле илебезнең һәр шәһәрендә һәм авылында тормыш сыйфатына уңай үзгәрешләр кертә. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Түбән Новгородта узган «Нәтиҗә бар!» (Есть результат!») форумында журналистлар белән аралашканда белдерде.
25
март, 2026 ел
Бүген Казанда, «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII съезды узды. Катнашучылар фермерлыкны һәм кооперацияне үстерү, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру һәм авылларны саклап калу буенча стратегик бурычларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республика Рәисе, Хөкүмәте һәм Татарстан парламенты исеменнән съезд делегатларын һәм чакырылган кунакларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.
24
март, 2026 ел
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов «Казан» агросәнәгать паркында булдылар. Марат Әхмәтов Россия парламенты түбән палатасы вице-спикерына республиканың авыл хуҗалыгы потенциалы турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ