Депутатларның округларда эшчәнлеге

2025 елның 28 феврале, җомга, 11:14

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар шәһәр һәм район советларының хисап утырышларында катнаштылар, гражданнарны кабул иттеләр, тыл хезмәтчәннәрен котладылар.

27 февральдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов, Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, депутатлар Альберт Хәбибуллин, Рәгать Хөсәенов, Азат Хамаев, Светлана Захарова, Айрат Зарипов, Камил Нугаев, Марат Галиев, Леонид Якунин, Ләлә Кудерметова, Айрат Сафин Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаштылар. 2024 елда Татарстан Республикасы сәнәгате һәм кулланучылар базары эшенә йомгаклар турында төп доклад белән министр Олег Коробченко чыгыш ясады. "5,6 трлн сумнан артык продукция озатылган (үсеш 19,2%). Сәнәгать җитештерүе индексы – 105%. Сәнәгатьтә эшкәртү производстволары өлеше –73%. Иң зур үсешне суднолар төзү, вертолетлар төзү, машиналар, җиһазлар, компьютерлар һәм оптик әйберләр җитештерү күрсәткщн. Нефть чыгару һәм нефть эшкәртү икътисадның терәге булып кала»,  –  дип белдерде ул.

27 февральдә  «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!»  республика хәрәкәте Курск өлкәсенә чираттагы 15 нче гуманитар ярдәм партиясен җибәрде. Гуманитар ярдәмен җыюда һәм озатуда Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов катнашты. Курск өлкәсе Хөкүмәте белән килешү буенча, зыян күргән җирле халыкка республикабызның битараф булмаган гражданнары ярдәмендә сатып алынган өлкәннәр һәм балалар өчен кием-салым һәм аяк киеме тапшырылды. Алар иганәләрне «Ак Барс Созидание» Хәйрия фондына җибәргәннәр.

26 февральдә Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев ТР Менделеевск райнының хисап сессиясендә катнашты. Утырыш барышында Бөек Ватан сугышы ветеранына «Менделеевск муниципаль районының мактаулы гражданины» исеме бирелде, махсус хәрби операциядә катнашкан  ир-егеткә сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары, фидакарьлекләре өчен Батырлык ордены тапшырылды, ун ветеран «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел медале» белән бүләкләнде. Иң яхшы хезмәтчәннәргә ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

26 февральдә «Идел» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы дзюдо федерациясенең 2024 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган конференциясе узды. Аның эшендә Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин катнашты. Конференция барышында дзюдо тренерларын һәм ветераннарын бүләкләү тантанасы булды. «Аларның дзюдо үсешенә керткән өлеше  – эш кенә түгел, иң югары мактауга лаек хезмәт,  үз эшенә тугрылык », – дип белдерде  депутат.

26 февральдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев Кукмара районында алдынгылар слетында катнаштылар. Тантаналы чара «Барс-Арена» спорт комплексында узды, анда муниципаль районның иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

25 февральдә Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев «Дини оешмаларның хәрби хезмәткәрләр һәм СВО ветераннары белән эш тәҗрибәсе» темасына түгәрәк өстәлдә катнашты. Чара Болгар Ислам академиясенең Казан филиалында Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан узды.

25 февральдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасы буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. «Һәркемне игътибар белән тыңларга тырышабыз, чөнки шулай гына безнең төбәктә тормышны яхшырту буенча мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итә алабыз», –  дип белдерде депутат.

25 февральдә Әлки районында Дәүләт Советы депутатлары Леонид Якунин, Рәгать Хөсәенов, Камил Ногаев, Альберт Хәбибуллин катнашында 2025 елда салым үзгәрешләре, җирле үзидарә реформасы һәм ТР Дәүләт Советының муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлеген камилләштерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Депутатлар «Әлки» кулланучылар кооперативында булдылар, анда район халкына шәхси ярдәмче хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы продукциясен алга таба эшкәртү һәм сату максатында сату мөмкинлеге бирелгән. Шулай ук шәхси эшмәкәр Альберт Шәйхетдиновның сәнәгать мәйданчыгында булдылар, анда яңа җайланмаларда көнбагыш мае җитештерелә, шулай ук сөт эшкәртелә. Хәзерге вакытта Кытайдан килгән белгечләр тарафыннан Кытай җиһазларының яңа линиясен җибәрү-көйләү эшләре алып барыла. Аннары «Хузангай» кооперативы эшчәнлеге белән таныштылар, ярма, сыр, куертылган сөт җитештерү цехларында булдылар. Җиңү паркындагы Мәңгелек утка һәм сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

24 февральдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт Советы депутатлары Ирина Терентьева, Рузилә Тимергалиева, Ренат Мистахов Яшел Үзән муниципаль район Советының йомгаклау сессиясендә катнаштылар. Район башлыгы Михаил Афанасьев 2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турындагы доклад белән чыгыш ясады.  Ул билгеләп үткәнчә, СВО катнашучыларына ярдәм җирле хакимият органнары эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Муниципалитет хәрбиләр һәм аларның гаиләләре белән аларның ихтыяҗларын ачыклау өчен актив хезмәттәшлек итә. Михаил Афанасьев предприятиеләр җитәкчеләренә, ТР Дәүләт Советы депутатларына, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме әгъзаларына, «Сугышчан туганлык» бүлегенә һәм барлык битараф булмаган халыкка бердәмлекләре һәм ватанпәрвәрлекләре өчен аерым рәхмәт белдерде.

24 февральдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев хезмәт ветераны Михаил Тюленевны 80 яшьлек юбилее белән котлады. Ул Болгар шәһәрендә яши, халык депутатларының Болгар шәһәр Советы башкарма комитетының элеккеге рәисе, «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә егерме ел», «Фидакарь хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Камил Ногаев ветеранга ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.                

23 февральдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Ватанны саклаучылар көнендә Мәңгелек утка чәчәкләр салуда катнашты. Тантана Җиңү паркында Дан мемориалы колоннадасы янында узды.

22 февральдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова  Казанның 82 нче мәктәп укучыларына паспортлар тапшырды.  «Бу олы тормышка мөһим адым. Аларга Россия гражданины исемен намус белән йөртүләрен, илебезнең иң яхшы традицияләрен дәвам итүчеләре булуларын һәм аның үсешендә актив катнашуларын телим», – диде депутат.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International