Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Каманың нефть химиясе производстволарында булды

2025 елның 28 феврале, җомга, 14:04

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Түбән Кама муниципаль районында эш сәфәрендә, анда район Советының хисап сессиясендә катнаша. Сәфәр кысаларында парламент башлыгы «Түбән Кама Нефтехим» да (СИБУРГА керә) булды, ЭП-600 олефин комплексы территориясен карады, яңа операторлар бүлмәсендә һәм предприятие хезмәткәрләре өчен төзелгән яңартылган санитар-көнкүреш комплексында булды.

Хәзерге вакытта яңа ЭП-600 олефин комплексында эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барыла. Бу – Советлар Союзы чорыннан  ук  Татарстанда иң эре нефть-газ химиясе проекты. Объект заманча синтетик материаллар белән үз-үзен тәэмин итүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм төзелеш, медицина, транспорт, төргәкләү һәм башка өлкәләрдә продукцияне импортны алмаштыру өчен потенциал тудырачак. Проект куәтенә чыгу 2025 ел ахырында планлаштырыла.

Проект 1,8 млн тонна чимал-нафта эшкәртү һәм этилен, пропилен, бутадиен һәм бензол рәвешендә товар продукциясе алу максатында  гамәлгә ашырыла.

Комплекс  СО чыгарулар буенча фаразлана торган күрсәткечләрне 12 тапкырга киметергә мөмкинлек бирә торган төтенсез факел системасын һәм  термик таркалу системасын (инсинератор) урнаштыруны күздә тота,  шулай ук комплекста заманча локаль чистарту корылмалары һәм су әйләнешенең йомык системасы эшләячәк, бу исә юынтык сулар барлыкка килүне булдырмаска һәм су ресурсларына йогынтыны минимумга кадәр киметергә мөмкинлек бирәчәк.

«Мин республиканың иң эре нефть химиясе предприятиесендә барган зур үзгәрешләрдән бик тәэсирләндем, бу революцион алымнар, – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда.  – Яңа производстволар ачыла, югары квалификацияле белгечләр җәлеп ителә. Республика нефть химиклары Россия нефть химиклары авангардында булды һәм алар шулай калачаклар дип ышанам».

Гамәлгә кертелә торган производствоның уникальлеге турында Дәүләт Советы депутаты, «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ генераль директоры Марат Фәләхов сөйләде. «Республикада мондый проектлар инде дистәләгән еллар дәвамында гамәлгә ашырылмады, – дип билгеләп үтте Марат Фәләхов. – Һәм бу проектның үзенчәлеге шунда, ул гамәлгә ашырыла торган алшартлар гади түгел, кырыс. Төп җиһазлар белән тәэмин итүчеләр, белгечләр бездән йөз чөергән мизгелдә без аны бүгенге көндә төзеп бетердек кенә түгел, инде җибәрү-көйләү эшләрен дә башкарабыз, беренче тонна продукцияне алдык».

«Шунысы игътибарга лаек, «Түбән Кама нефтехим»да барган үзгәрешләр, беренче чиратта, кешеләр өчен шартлар тудыру белән бәйле. Бу сәламәтлек үзәкләре, туклану пунктлары, көнкүреш биналары, гомумән алганда, кешеләр бу шәһәрдә үзләрен тыныч  һәм уңайлы хис итсен өчен тудырылган шартлар», – дип билгеләп үтте Татарстаннан сайланган РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин.

Визит барышында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Гексен төзелеш мәйданчыгында һәм хезмәткәрләр өчен санитар-көнкүреш корпусында булды. Гексен торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш өчен торбалар җитештерүдә кулланыла торган төрле маркалы полиэтилен җитештерү өчен мөһим сополимер булып тора. Бу СИБУРның үз эшләнмәсе. Проектны гамәлгә ашыру 2025-2026 елларда Россия Федерациясендә импорт гексенны 100% ка тулысынча алыштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Санитария-көнкүреш комплексында  хезмәткәрләр өчен заманча кием алыштыру бүлмәләре, киемнәрне һәм аяк киемнәрен саклау өчен вентиляцияле индивидуаль шкафлар урнаштырылган, җылытыла торган киптерү шкафлары каралган. Яңартылган бинаның мәйданы 3340 кв. м. тәшкил итә. Анда 10 электрон медицина тикшерүе системасы аппараты урнаштырылган. Интеграцияләнгән система хезмәткәрне шәхси электрон пропуск нигезендә автомат рәвештә идентификацияләргә һәм тән температурасын, кан басымы күрсәткечләрен тикшерү нәтиҗәләрен теркәргә мөмкинлек бирә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International