Казанның Черек күлендә «Май чабу»ны бәйрәм иттеләр

2025 елның 1 марты, шимбә, 17:15

Казанның Черек күл паркында бүген «Май чабу» республика славян мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үттеләр. Республика җитәкчелеге исеменнән казанлыларны бәйрәм белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады.

"175 милләт вәкиле яшәгән Татарстан күптән инде төрле милләт кешеләре арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең тотрыклы системасын күрсәтә. Һәм бәйрәмнәр күптән инде милли җәмгыятьләр чикләреннән чыгып, гомумхалык бәйрәмнәренә әверелде", - дип басым ясады Юрий Камалтынов, бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итеп.

Ул шулай ук барысына да яхшылык һәм тыныч күк йөзе теләде, ә соңыннан коймак белән сыйланырга өндәде. «Әгәр  «Май чабу»да коймак ашамасаң, ярлы һәм күңелсез яшәрсең. Әйдәгез, бай һәм күңелле яшик", – дип нәтиҗә ясады парламент җитәкчесе урынбасары.

Бәйрәмгә кушылган Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да өстәп әйткәнчә, «Май чабу»  – гаилә белән вакыт уздыру һәм милли традицияләргә чуму өчен яхшы сәбәп.

« Бәйрәмгә килгән балаларның мөмкин кадәр күбрәк биредә чыгыш ясаучы шаян коллективларга кушылып җырласыннар иде", – дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International