СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
гыйнвар, 2026 ел
Бөгелмәдә күренекле татар мәгърифәтчесе Һади Атласиның 150 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов, Һади Атласи исемендәге Татар мәдәниятен үстерүгә ярдәм итү иҗтимагый фонды директоры Алсу Мөхәммәтдинова катнашты.
27
гыйнвар, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар 2025 елда киңәйтелгән утырышларны уздыруга йомгак ясадылар, агымдагы оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм КПРФ фракциясенең 2026 елга эш планын билгеләделәр. Утырышны КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов үткәрде.
27
гыйнвар, 2026 ел
Бүген, Ленинградны Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү көнендә, Казанның Дәрвишләр бистәсендә камалышта булган герой-шәһәр халкы истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Тантанада Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, депутат Руслан Йосыпов, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ветеран-ленинградлылар, яшьләр оешмалары активистлары, казанлылар катнашты.
26
гыйнвар, 2026 ел
Татарстанда яшьләр белән системалы эш җайга салынган – үз-үзеңне табу, уку, карьера баскычында уңышлы күтәрелү, ныклы гаилә кору һәм балалар тәрбияләү өчен мөмкинлекләр бар. Республика яшьләр инфраструктурасын үстерү темплары буенча алдынгы урыннарда тора. 6 ел эчендә сәламәтләндерү лагерьларын һәм яшьләр үзәкләрен төзүгә һәм модернизацияләүгә 11 млрд сумнан артык акча тотылган. Татарстан волонтерлык хәрәкәте буенча да лидерлыкны тота. Бу хакта бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган ТР Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясе утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Коллегиядә ведомствоның 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2026 елга бурычлар турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ