Марат Галиев: «Беренче чакырылыш Татарстан парламенты нигездә республиканың закон чыгару каркасын булдырды»

2025 елның 7 марты, җомга, 08:35

Татарстан Дәүләт Советы быел 30 еллыгын билгеләп үтә. ТАССР Югары Советының хокукый дәвамчысы – беренче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тәүге утырышы 1995 елның 30 мартында узды. Парламентның беренче чакырылышы ниндирәк булган, аңа нинди сынаулар аша узарга туры килгән һәм ул законнар белән республика тормышында нәрсәләрне үзгәрткән? Беренче – җиденче чакырылышлар Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләде.

«Төп бурыч – тотрыклылык»

– Марат Һадиевич, беренче чакырылыш Дәүләт Советы алдына куелган бурычларны искә төшерик әле.

– Беренчесе – законнар булдыру, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклау. Татарстанның бүгенге уңышлары, шул исәптән беренче чакырылыш Дәүләт Советында ук законнарны булдыра алуыбызга да бәйле. Гәрчә моңа кадәр инде Югары Совет тарафыннан бу эш башланып киткән булса да.

Икътисадның тиешле үсешеннән башка, реформалар үткәреп кенә, сәяси тотрыклылыкны саклап калып булмый иде. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә базарга «йомшак күчү» программасы булдырылды. «Йомшак күчү» асылда базарга каршы чараларны – беренче чиратта кирәкле товарлар җитештерүгә дотация бирүне, торак-коммуналь хезмәтләр бәясен «бәйдә» тотуны аңлатты.

Республикада сәяси тотрыклылыкны саклап калу өчен әнә шулай акрынлап кына күчү кирәк иде. Ул чагында халыкның яртысыннан күбрәге оборона предприятиеләрендә эшләде. Шуңа күрә, дәүләт заказы асылда туктатылган бер мәлдә, республика җитәкчелеге бу предприятиеләргә ярдәм итте. Күп кенә төбәкләрдә алар бөлгенлеккә төште, юкка чыкты. Ә без барлык оборона предприятиеләрен саклап калдык, чөнки Минтимер Шәймиев аларның республикага гына түгел, бөтен илгә кирәклеген аңлады. Хәзер дә, ил сынаулар алдында калган шартларда, әлеге предприятиеләргә ихтыяҗ зур.

Минтимер Шәймиев авыл хуҗалыгы турында да, гомумән, барлык тармаклар турында уйлады. Ул чи нефть белән еракка китеп булмавын аңлады, чөнки андагы хәлләр һәм бәяләр бүген болай, иртәгә тегеләй. 1996-1997 еллар бик катлаулы чорга әйләнде. Ул чакта нефтьчеләргә хезмәт хакы түли алмадылар. Шуңа күрә ашыгыч төстә нефть турында закон кабул ителде. Безнең илдә мондый закон юк иде әле. Без аны беренчеләрдән булып эшләдек. Законның асылы эш урыннарын саклап калудан гыйбарәт иде. Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгыш төбәге нефтькә бәйле. Бик күп кешеләр эшсез калырга мөмкин иде. Ягъни парламент, үзгәреп торган вазгыятьне бик тиз аңлап, тормышта шундук файда китерердәй законнар кабул итте.

Республикада, федераль үзәктән алданрак, Җир кодексы, җир асты байлыклары, нефть, газ турында һәм күп кенә башка законнар кабул ителде. Алар республикага тормышны закон нигезендә җайга салу мөмкинлеге бирде.

Хосусыйлаштыру турында законны гына алыйк. Россиядә бу эш авыр барды. Хосусыйлаштыру закон буенча түгел, ә Россия Президенты Указы нигезендә хәл ителде. Бу исә монополияләр һәм олигархлар пәйда булуга китерде. Мондый карарларның зыяны әлегәчә сизелә.

Бездә бу җәһәттән барысы да демократиялерәк булды. Ваучерлар белән бергә, хосусыйлаштыру чекларын да бастырдык. Алар кешеләргә хосусыйлаштыру мөмкинлеген берникадәр киңәйтте.

Ягъни парламент, башкарма хакимият белән берлектә, җәмгыять, икътисад, социаль өлкәдәге кризислы хәлләр буенча ашыгыч чаралар күрде, шундук теге яки бу бурычларны хәл кылу мөмкинлеге бирердәй законнар кабул итте. Биредә без әле илнең таркалуына һәм кооперация элемтәләре өзелүгә бәйле проблемаларны карамыйбыз. Болар барысы да реформаларны кыенлаштырды.

«Мәдәнилек бар иде»

– Әлбәттә барысы да шома гына бармагандыр. Депутатларга үзара уртак тел табу җиңел булдымы?

– Беренче чакырылыш Дәүләт Советының үзенчәлеге шунда: депутатларның бер өлеше даими, профессиональ нигездә эшләде. Депутат булу өчен, хезмәт урыныннан китеп, Дәүләт Советына профессиональ нигездә эшкә күчәргә кирәк иде, чөнки бик күп законнар чыгару таләп ителде. Профессиональ нигездә эшләүчеләрдән тыш, төп эшләреннән китмәгән предприятие җитәкчеләре дә депутатка әйләнде. Ул чагында, хакимият башлыклары да депутат булды.

Без һәр атна саен сессияләр уздырдык, аена берничә тапкыр утырышлар үткәрдек. Шулай итеп, бик күп төп законнарны кабул итүгә ирештек.

Беренче чакырылышта гуманитарийлар – көчле язучылар, шагыйрьләр бар иде. Легендар исемнәр бу. Әйтик, Икътисадый реформалар буенча комитетка Туфан Миңнуллин керде. Ул беренче белеме буенча – хисапчы, күпмедер дәрәҗәдә икътисадый белемгә ия иде.

Бернәрсәгә дә битараф калмый торган бик актив кеше. Һәр нәрсәгә үз фикере бар. Аның фикере белән санаштылар. Башка күренекле шәхесләр – шагыйрь Ренат Харисны, элекке журналист Зилә Вәлиеваны да телгә алып үтәргә кирәк. Василий Лихачев – федерализмны үстерү проблемалары буенча танылган галим. Ягъни киңкырлы белемгә ия булган кешеләр күп иде. Парламентны шулар формалаштырды.

Депутатлар бик актив иде. Көчле бәхәсләр кубу сәбәпле, көн тәртибен яртышар көн буе раслый алмаган чаклар да булды.

– Төрле карашлы депутатлар бер парламентта ничегрәк эшли алды?

– Кайбер парламентлардагыдан аермалы буларак, беркем дә беркемгә кул күтәрмәде. Барысы да кискен бәхәсләр аша хәл ителде. Әмма беркем дә парламентаризм чиген узмады. Мәдәнилек бар иде.

Депутатлар еш кына, кызып китеп, югары тонда сөйләшүгә күчсә дә, һәрвакыт бәхәсле хәлләрдән чыгу юлы табылды. Соңыннан беркем дә дошманлашып йөрмәде. Фикер төрлелекләре күп булды, әмма мәсьәләне һәркем өчен кулай дәрәҗәдә хәл кыла ала торган депутатларыбыз бар иде. Дәүләт Советлары Рәисләре Василий Лихачев (беренче чакырылышта) һәм Фәрит Мөхәммәтшинның (шуннан соңгы  чакырылышларда) культурасы, итагатьлелеге, сабырлыгы ярдәмендә парламент эшендә тотрыклылыкка ирешелде.

Ә инде бәхәсләр югары ноктасына җиткән очракларда килештерү комиссияләре булдырыла иде.

– Ниндирәк мәсьәләләр буенча?

– Хосусыйлаштыру, нефть өлкәсе эшчәнлеге, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне кору мәсьәләләре буенча. Ә федераль үзәк белән төрле бәхәсле мәсьәләләр җәһәтеннән сөйләшүләр үткәрелде.

Төбәк законнарын федераль законнарга туры китергәндә, Мәскәү еш кына безнең көчле законнарга ия булуыбызны таныды һәм бу исәпкә алынды.

«Тыюлар күп икән, мондый законнарны күрми башлыйлар»

– Сез алты чакырылышта республика парламенты депутаты булдыгыз. Бүгенге – җиденче чакырылышта да эшлисез. Сезнеңчә, кайсы чор иң катлаулысы?

– Барлык җиде чакырылыш – төрлесе төрлечә. Беренче чакырылыш иҗади яктан көчле иде: Россиядә тиңнәре булмаган законнар эшләнде. Минем өчен фәнни-гамәли эшчәнлек булды бу. Бу вакытта иҗади яктан күп эшләнде.

Икенче чакырылыш законнарны туры китерүгә, кискен дискуссияләргә бәйле булды. Өченче чакырылышта Татарстан Россия белән яңа – шактый ук кыскартылган килешүгә кул куйды. Әмма без билгеле бер статуслы әйберләрне саклап калуга ирештек.

Шуннан соңгы чакырылышларда законнарны булдыру мәсьәләләре хәл ителгән иде инде, алар шомартылды гына. Шушы елларга тормышның барлык өлкәләрендә федераль хакимият органнары белән конструктив хезмәттәшлек хас булды. Биредә төп рольне – лидерлык ролен, һичшиксез, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уйный. Нәтиҗәләре дә күзгә күренерлек: Татарстан социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре һәм тормыш сыйфаты буенча Россиянең төп төбәкләреннән берсенә әйләнде.

Әмма 2010 еллардан тышкы проблемалар кискенләшә башлады. Бу, әлбәттә, Татарстанда да чагылыш тапмыйча калмады. Үсеш һәм икътисад моделе сизелерлек үзгәрде. 2014 елларга кадәр безнең алга халыкара корпорацияләргә кушылу бурычы куелды. Шуннан соң без 180 градуска борылыш ясарга мәҗбүр булдык.

Ә 2022 елдан соң авырлыклар тагын да күбәйде. Көнбатыш илләре моңарчы күрелмәгән санкцияләр кертте. Шуңа күрә һәр чакырылыш – үзенчә катлаулы. Хәзер исә, беркайчан да булмаганча, бөтен илнең бердәмлеге һәм тупланганлыгы кирәк. Законнарга да кагыла бу.

– Сезнеңчә, Татарстан законнары алга таба ничек үсәргә тиеш?

– Миңа калса, законнар сыгылмалырак булырга һәм халыкның күпчелегенә файда китерерлек дәрәҗәдә җәмгыятьнең тормышын җайга салырга тиеш. Гадәттә ниндидер кырыс тыюлар кабул итү белән генә проблеманы хәл кылып булмый.

Тәнкыйтьлисем килми, әмма закон тыю турындагы сүзләрдән башланса, бетте дигән сүз, минемчә. Әмма бу – минем шәхсән фикерем, бәлки ялгышамдыр. Кагыйдә буларак, тыеп кына чынбарлыктагы вазгыять яхшырмый: эчүчеләр дә, тартучылар да кимеми. Проблемаларны мондый законнар кабул итү юлы белән хәл кылып булмый.

Тыюлар күп икән, нәтиҗәсе бер генә була: мондый законнарны күрми башлыйлар. Тыюларның булырга тиешлеген аңлыйм. Әйтик, шартлаткыч матдәләрне кулдан җитештерү тыелырга тиеш. Моңа беркемнең дә шиге була алмый. Мондый гамәл өчен җинаять җаваплылыгы каралырга тиеш.

Советлар чорында эшмәкәрлек эшчәнлеге тыелды, җинаять җаваплылыгы каралган гамәл иде бу. Шуннан соң рөхсәт иттеләр. Әмма ул күпләрнең аңында әлегәчә сакланып килә. Гомумән, эшмәкәрләргә карата тискәре мөнәсәбәт иде, хәтта суд карарларында да еш кына гаепләү өстенлек итте: эшмәкәр икән, димәк, угры кебегрәк. Бу – халыкның аңына сеңгән проблема, һәм ул законнар кабул итү нигезендә хәл ителми.

Закон дөрес булырга мөмкин, әмма җәмгыять өлгермәгән икән, ул эшләмәячәк. Парламент нигезендәге үсеш юлы, җәмгыятьнең өлгерүенә карап, теге яки бу мәсьәләләрнең закон нигезендә хәл ителүеннән гыйбарәт.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International