Марат Әхмәтов Һади Атласиның 150 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында катнашты

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе, 15:54

Бөгелмәдә күренекле татар мәгърифәтчесе Һади Атласиның 150 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов, Һади Атласи исемендәге Татар мәдәниятен үстерүгә ярдәм итү иҗтимагый фонды директоры Алсу Мөхәммәтдинова катнашты.

Кунаклар билингваль белем бирү мохитен формалаштыруда төп роль уйнаган берничә объектта – 2 нче Карабаш мәктәбендә, 28 нче «Әкият» балалар бакчасында, татар мәдәнияте үзәгендә, Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә булдылар, туган телләрне укыту буенча иң яхшы педагогик тәҗрибәләр белән таныштылар.

Хәзерге вакытта Бөгелмә районында 43 балалар бакчасының сигезе тулысынча татар телендә эшли, 34 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә татар төркемнәре бар, бер балалар бакчасында укыту һәм тәрбия чуаш телендә алып барыла. Районда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 86% тан артыгы татар телендә тәрбияләнә һәм белем ала. "Мәктәпләрдә дә шундый күренеш, – дип билгеләп үтте район башлыгы Дамир Фәттахов, – 39 гомуми белем бирү учреждениесенең 5 се татар телендә, берсе чуваш телендә белем бирә. Татар телендә белем бирү 66% тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән артып китә. Якшәмбе мәктәпләре дә эшли, анда, мәсәлән, мордва телен өйрәнәләр".

Конференциядә катнашучылар туган телләрне үстерү мәсьәләләре, аларны өйрәнүнең яңа методикалары турында фикер алыштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бөгелмә тәрбиячеләренең һәм укытучыларының Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән конкурсларда һәм проектларда актив катнашуын билгеләп үтте.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Бөгелмә районында яшәүчеләргә туган телләрен саклауга керткән өлешләре өчен бүләкләр тапшырды.

Һади Атласи исемендәге Татар мәдәниятен үстерү һәм аңа ярдәм итү иҗтимагый фонды директоры Алсу Мөхәммәтдинова кунакларга районның тарихи-мәдәни мирасын саклау эшендә фонд белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елда, Хөкүмәт карары нигезендә, Татарстанда тарихчы, җәмәгать эшлеклесе һәм педагог Һади Атласиның (Мөхәммәдһади Атласов) тууына 150 ел тулу билгеләп үтелә. Мәктәпләрдә Һади Атласи истәлегенә класс сәгатьләре үткәрү планлаштырыла, республикада видеороликлар конкурсы, фәнни-тикшеренү укулары, әдәби-музыкаль кичә, китап күргәзмәсе узачак. Шулай ук Татарстанда «Һади Атласи. Сәясәтче, тарихчы, дин белгече» дип аталган документаль фильм чыгарачаклар һәм аның бюстын Чүпрәле районында урнаштырачаклар, районның Түбән Чәке мәктәбе галим исемен йөртәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International