Дәүләт Советы депутатлары һәм республика парламенты Аппараты хезмәткәрләре кайгы уртаклашалар

2025 елның 7 марты, җомга, 22:14

Дәүләт Советы депутатлары һәм республика парламенты Аппараты хезмәткәрләре әнисе Сара Ислам кызы Әхмәтованың йөз яшенә җитеп килгәндә вафат булу сәбәпле Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның, аның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашалар.

Утыз елдан артык туган мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән олуг хезмәт иясе, хезмәт ветераны, талантлы педагог, ире белән бергә биш бала тәрбияләп үстергән кадерле ана вафат булды.

Югалту ачысын чын күңелдән уртаклашабыз. Бу кайгылы сәгатьтә сабырлык телибез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International