Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия концерты узды

2025 елның 19 марты, чәршәмбе, 18:03

Бүген Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең концертлар залында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия иҗат кичәсе узды. «Игелекле Казан» проекты кысаларында узган концертны оештыручыларны һәм кунакларны Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова сәламләде.

«Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлеге инде өч ел дәвамында төрле аудиторияләр өчен хәйрия концертлары уздыра. Тамашачылар арасында – пенсионерлар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ветераннар һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар. Узган ел беренче тапкыр Казан консерваториясе мәйданчыгында үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен концерт оештырылды. Без шәһәребезнең яшь кешеләренең чын күңелдән музыка яратуын күрдек. Балалар начар ишетүгә һәм сөйләшүгә карамастан музыканы үз йөрәкләре аша үткәрәләр һәм тулысынча хис-кичерешләргә биреләләр»,  –  диде Ольга Воронова.

Ул шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар җәмгыятьнең аерым игътибарына һәм ярдәменә мохтаҗ, дип билгеләп үтте. "Казан – игелекле эшләр һәм игелекле кешеләр шәһәре. Яхшылык һәркайда һәм һәрвакыт булырга тиеш. Балалар – безнең киләчәгебез. Һәркем үсеш һәм үз-үзен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр алырга тиеш", – диде Ольга Воронова.

Бүген сәхнәдән төрле чор һәм жанр әсәрләре яңгырады — классик һәм халык музыкасыннан алып Совет мультфильмнарыннан җырларга кадәр. Концерт программасына Петр Чайковский, Исаак Дунаевский, Камил Сен-Санс, Ильяс Камал, Рөстәм Яхинның вокаль һәм инструменталь әсәрләре, халык җырлары һәм балалар музыкаль әкиятләре мотивлары кертелгән иде. Тамашачылар өчен Татарстан Республикасының атказанган артистлары, халыкара музыкаль конкурслар лауреатлары, шулай ук Казан консерваториясе укытучылары, концертмейстерлары һәм студентлары, КГК каршындагы урта махсус музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.

"Без программаны балалар төрле музыка кораллары белән таныша алырлык итеп төзедек. Тыңлаучылар өчен скрипка, арфа, курай, фортепиано һәм баян яңгырады,  – диде Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев. – Музыка дәвалау көченә ия, кешеләрне үзгәртә. Концертларга йөрү күңел ачу гына түгел, кәефкә дә уңай йогынты ясый, алга таба хәрәкәт итәргә этәргеч бирә».

Чара ахырында һәр балага «Бердәм Россия»нең Казан җирле бүлекчәсеннән бүләккә тәм-томнар һәм шәһәр зооботаника бакчасына бару өчен абонемент тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International