Фәрит Мөхәммәтшин Олег Мельниченко белән очрашты

2025 елның 24 марты, дүшәмбе, 16:05

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда Татарстан Республикасы белән Пенза өлкәсе арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү, шул исәптән парламентара элемтәләрне үстерү мәсьәләләре каралды.

«Казанга килү минем өчен һәрвакыт зур шатлык», – дип белдерде Олег Мельниченко.

Олег Мельниченко республика җитәкчелегенә, шулай ук Казан федераль университетына Пенза өлкәсе турындагы тарихи документларны тапшыруда актив хезмәттәшлек иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Губернатор Фәрит Мөхәммәтшинга Пенза крае тарихы турында китаплар сериясен тапшырды. "Казан федераль университетында безнең өлкә турында тарихи документлар саклана. Белгәнебезчә, Пенза воеводалыгы Казан губернасы составына кергән һәм монда Пенза тарихы турында шактый күп документлар сакланып калган, ә нәкъ менә ул оешканнан бирле, – дип сөйләде Олег Мельниченко. - Казан университеты безгә тарихи документларның күчермәсен тапшырды. Моның өчен сезгә бик рәхмәтлемен, чөнки без шәһәребез тарихы буенча Казанда сакланган бик күп мөһим документлар таптык».

Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко Казанда эш сәфәрендә. Иртәгә Пенза өлкәсе губернаторы Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның Дәүләт миграция сәясәтен гамәлгә ашыруга багышланган утырышында катнашырга ниятли. Утырыш Казан Ратушасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров җитәкчелегендә узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International