Республика Язучылар берлеге эшен активлаштырырга кирәк, дип саный Марат Әхмәтов.

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе, 15:23

Бүген Казанда Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы XX съезды узды. Республика җитәкчелеге исеменнән республиканың иң зур иҗат интеллигенциясе берләшмәсе әгъзаларын  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссия рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.

Корылтайда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин хисап доклады белән чыгыш ясады. Ул язучылар оешмасының 2021-2024 еллардагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде һәм киләсе дүрт елга бурычлар билгеләде.

Язучылар берлеге әгъзаларына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзен Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ирештерде.

«Сез иҗат иткән әдәби әсәрләр, нинди милләт һәм дин вәкиле булуга карамастан, барлык укучыларның күңелендә чагылыш таба. Әлеге күзгә күренми торган диалог үткән белән киләчәк арасында бәйләүче җеп булып тора, мәдәниятебез өчен мөһим булган кыйммәти ориентирларны саклап калырга ярдәм итә. Республикада әдәби иҗат үсешенә һәрвакыт игътибар белән карадылар. Корылтай нәтиҗәле дискуссияләр, иҗади эзләнүләр белән уңышлы узар һәм яңа башлангычлар һәм хәлиткеч карарлар өчен нигез булыр, дип ышанам. Сезгә иҗади ачышлар, бетмәс-төкәнмәс илһам һәм рәхмәтле укучыларыгыз күп булуын телим», – диелгән Рәис мөрәҗәгатендә.

Республика Язучылар Берлеге эшчәнлеген югары бәяләп, Марат Әхмәтов Дәүләт Советы депутатлары һәм ТР Рәисе каршындагы Телләр комиссиясе исеменнән язучылар оешмасына рәхмәт белдерде.

«Язучылар берлеге күп кенә иҗади кешеләр өчен терәк көч булып тора, - диде ул. - Күбегез белән Туган телләр комиссиясе утырышларында, төрле чараларда һәм форумнарда бергә эшлибез. Чөнки сезнең сүзегез, сезнең фикерегез безнең өчен бик мөһим. Әдәби интеллигенция туган телнең һәм мәдәниятнең язмышына битараф түгел».

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, әдәби иҗатта актив булуга карамастан, Язучылар берлегенә укучылар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, фәнни-гамәли конференцияләр уздыруда тырышлык һәм кыюлык җитми.

«Каләм осталарына иҗат итү сәләте мулдан бирелгән. Ә менә оештыру осталыгы һәм берләшү сәләте турында, кызганыч, алай дип әйтеп булмый, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. - Татарстанда мең ярым мәктәп, шул кадәр үк диярлек мәдәният үзәкләре һәм китапханәләр, йөзләгән музей бар. Бу мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк, чакыруны көтеп утырырга түгел».

Марат Әхмәтов шулай ук Язучылар берлеге эшчәнлегендәге проблемалы мәсьәләләрнең берсе буларак китапны рекламалау һәм әдәби сәнгатьне пропагандалау эше җитәрлек дәрәҗәдә башкарылмавын атады. «Әдәби иҗат - ул рухи товар. Ул сатылырга һәм файда китерергә тиеш, - дип ассызыклады парламент башлыгы урынбасары. - Моның өчен, беренче чиратта, авторлар үзләре пиар белән шөгыльләнергә тиеш. Ике корылтай арасында республикада 226 китап басылып чыккан, бу безнең республика өчен бик аз. Шушы аз гына күләмне дә әдәбият эшлеклеләре үзләре җитәрлек дәрәҗәдә рекламаламый. Безнең күбрәк китаплар нәшер итәрлек мөмкинлекләребез бар, бу мәсьәләләрдә республика Рәисе безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Әмма бу китапларга ихтыяҗ булырга тиеш».

Марат Әхмәтов шулай ук корылтайда катнашучыларның игътибарын нәшриятлар язучыларның иң яхшы әсәрләрен эзләү, сайлап алу, бастырып чыгару һәм укучыга җиткерү юнәлешендә максатчан эшләве мөһим булуга юнәлтте. «Татарстанда дистәгә якын нәшрият предприятиесе китап продукциясен җитештерә, - диде ул. - Әмма авторлар белән турыдан-туры эш җайга салынмаган. Бу юнәлештә Язучылар берлеге активрак позиция күрсәтергә тиеш».

Бүген киләсе дүрт елга Татарстан Язучылар берлегенең рәисе сайланды. Әлеге вазифага Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин яңадан билгеләнде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International