Хөкүмәт сәгатендә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүне уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 28 марты, җомга, 16:14

Бүген сигезенче утырышта Дәүләт Советының Хөкүмәт сәгате кысаларында парламентарийлар Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады.

Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, 2023 елда Татарстан Республикасы Рәисе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү турында Указ чыгарган, оештыру комитеты расланган, аның рәисе – республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. План үз эченә төп юбилей һәм тантаналы чараларны, күргәзмә, фәнни, мәгълүмати һәм нәшрият проектларын, конференцияләр һәм конкурсларны, китап-каталог һәм сувенир продукциясен бастырып чыгаруны, фильмнар, теле - һәм радиотапшырулар, репортажлар төшерүне ала. Планны тормышка ашыруга республика бюджетыннан 16 млн сум акча бүлеп биреләчәк. "Юбилей елы Каюм Насыйрига багышланган истәлекле тәңкә чыгарудан башланды. Тәңкә Россия банкы тарафыннан быелның 15 гыйнварында «Россиянең күренекле шәхесләре» сериясендә чыгарылды, – дип белдерде Ирада Әюпова. –Тәңкәләрне тәкъдир итү 20 гыйнварда Камал театрының яңа бинасында булды".

Мәдәният министры әйтүенчә, кайбер чаралар мәгърифәтче галимнең туган көнендә уздырылган. Аерым алганда, Казанда Каюм Насыйри музеенда Каюм Насыйри исемендәге туган якны өйрәнү эшләре буенча беренче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү, Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан «Пешекчегә үгет-нәсихәт: К.Насыйри рецептлары» күргәзмәсен ачу, Айдар Хәйретдиновның «Каюм Насыйрның дини эшчәнлеге» дигән ачык лекциясе булган. Шулай ук Казан урамнарында «Каюм Насыйри: мехом выружу» спектакль ­прогулкасы да узган. «Әкият» курчак театры һәм «Апуш» балалар татар театр студиясе «Әбүгалисина» премьерасын тәкъдим иткәннәр, мәгърифәтченең туган ягы – Кече Шырдан авылының мәдәни яңарышы турында «Тартылу урыны» фильмы күрсәтелгән. Ә Казанның Каюм Насыйри исемендәге 80нче мәктәбендә ел саен үткәрелә торган «Насыйри укулары» фәнни-гамәли конференциясе узган.

Каюм Насыйри туган көнне «Мәдәният» федераль телеканалында татар мәгърифәтче галименең тормыш тарихын сөйләүче «Дөньяларны тоташтыручы» документаль фильм күрсәтелгән. Шулай ук быел Каюм Насыйри әкиятләре мотивлары буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә төшерелгән тулы метражлы «Байдек» музыкаль фильмы чыгуга әзерләнә.

Юбилей елына Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы – мәгърифәтче туган һәм яшәгән йорт реставрацияләнгән. «Каюм Насыйри музее бинасын – Париж коммунасы урамында урнашкан мәдәни мирас объектын ремонтлау һәм реставрацияләү планлаштырыла»,  – дип билгеләп үтте Ирада Әюпова.

Моннан тыш, мәдәният министры Казанда Татарстан урамы, 7нче йортта Каюм Насыйрига һәйкәл кую планлаштырылуын билгеләп үтте. Һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына конкурс якын арада игълан ителәчәк.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International