Профильле комитетларда Хөкүмәт хисабын карау дәвам итә

2025 елның 8 апреле, сишәмбе, 16:55

Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап каралды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә буенча доклад белән икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, узган ел нәтиҗәләре буенча, тышкы чикләүләргә карамастан, макроикътисадый күрсәткечләр үсеше саклануын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, икътисадый тотрыклылык хакимият ярдәме һәм предприятиеләрнең җайга салынган эше нәтиҗәсендә тәэмин ителгән.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга килгәндә,  Олег Пелевин 2024 елда 13 проектны һәм магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтүнең комплекслы планын гамәлгә ашыруга 46,9 млрд сум юнәлдерелгән булуын әйтте,  шул исәптән федераль бюджет акчалары – 29,5 млрд сум. Бүлеп бирелгән акчаларга 311 социаль объект төзелгән һәм ремонтланган.

2025 елга өстенлекләргә предприятиеләр эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, яңа технологияләр кертү кертелгән.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин республикадагы торак базарындагы вәзгыять турында сөйләде. Аның әйтүенчә, республика торакны файдалануга тапшыру күләме буенча алдынгы урыннарны биләвен дәвам итә. «2024 елда республика, 3 млн 453 мең кв.м. торак файдалануга тапшырып, үз рекордын да узып китте, – дип басым ясады Дамир Шәйдуллин, – Татарстан Идел буе федераль округында лидерлыкны саклап калды. Ил төбәкләре арасында бу күрсәткеч буенча без бишенче урында". 

Шул ук вакытта Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, торак базарында узган елның икенче яртысыннан сатулар кимү күзәтелә. Моның сәбәбе ташламалы ипотека программаларының максатчан аудиториясенең тараюы, яңа төзелешләрдә фатирлар сатып алуга ихтыяҗның кимүе, беренчел һәм икенчел базарларда бирелгән ипотека кредитлары күләменең һәм санының кимүе. Республикада 2024 елда, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бирелгән ипотека кредитлары саны 36% ка һәм өлешле катнашу шартнамәләре буенча 34,6% ка кимегән.

Дамир Шәйдуллин әйтүенчә, төзелеш тармагына ярдәм итүнең яңа коралы «Инфраструктура менюсы» ярдәмендә республикада Казан агломерациясендә инженерлык һәм юл инфраструктурасын модернизацияләү проектлары эшләтеп җибәрелгән, алар өстәмә рәвештә 2035 елга кадәр 10 млн кв.м. торакны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк.

Республикада социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү һәм ремонтлау буенча зур эш алып барыла. 2024 елда 157,53 млрд сумлык 3722 объект төзелгән һәм ремонтланган. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә килгәндә, күрсәтелгән хезмәтләр күләме якынча 64 млрд сум тәшкил итте, бу 2023 ел белән чагыштырганда 12,3% ка күбрәк. "Бу тармакның тотрыклы эшенең нигезе булып халыкның коммуналь хезмәтләргә вакытында һәм тулысынча түләве тора. 2024 ел нәтиҗәләре буенча түләүләр җыелу дәрәҗәсе 99,3% ка җитте», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары. 

Юл хуҗалыгы һәм транспорт өлкәсендәге хәлләр турында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Лилия Сафиуллина сөйләде. Республика территориясендә зур федераль проектлар, шулай ук «Яшәү өчен инфраструктура» һәм «Нәтиҗәле транспорт системасы» илкүләм проектлары гамәлгә ашырыла, аларның төп максаты – региональ һәм җирле юл челтәрен үстерү, юл хәрәкәте иминлеге, җәмәгать транспортын үстерү һ.б. Лилия Сафиуллина билгеләп үткәнчә, республикада 2308 берәмлектән артык шәһәр транспорты техникасы исәпләнә. Бу автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар, алар 848 маршрутта эшли, шул исәптән даими рәвештә пассажирлар йөртүнең һәм багаж ташуның муниципаль маршрутларында.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан республиканың муниципаль берәмлекләрендә даими рәвештә пассажирлар йөртүче транспорт предприятиеләренең хәрәкәтчән составының норматив торышына анализ ясалды. Республикада муниципаль маршрутларда барлыгы 1360 автобус эшли, аларның 79,4% ы норматив хәлдә. «2025 елдан 2030 елга кадәр муниципаль маршрутларда 822 берәмлек хәрәкәт итүче составны яңартырга кирәк", - дип белдерде Лилия Сафиуллина.

Профильле министрлык вәкилләренең докладларын тыңлаганнан соң, депутатлар һәм эксперт җәмгыяте вәкилләре берничә сорау бирде. Аерым алганда, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов муниципаль транспортның тиешле рәвештә оештырылмавына борчылуын белдерде, аның эшендәге проблемаларны билгеләп, депутат Руслан Йосыпов Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкиленә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында җәмәгать транспорты проблемаларын хәл итү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Мисал итеп ул шәһәр бистәләрендәге вәзгыятьне китерде, анда яшәүчеләр автобус булмаганга өйләренә кайта алмый.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International