Татарстаннан Донбасска чираттагы гуманитар йөк китерелде

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе, 13:21

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты Луганск Халык Республикасының социаль учреждениеләренә адреслы гуманитар ярдәм күрсәтте. Иҗтимагый һәм коммерция оешмалары, муниципаль районнар вәкилләре, эшмәкәрләр һәм битараф булмаган гражданнар тырышлыгы белән 3 тоннадан артык гуманитар йөк җыелган иде. Йөк Татарстан шефлыкка алган Рубежное шәһәренә алып барылды.

«Бу сәфәрдә безнең төп бурычыбыз Татарстан шефлыкка алган шәһәрләрдәге социаль учреждениеләргә адреслы гуманитар ярдәм илтү иде, һәм без аны уңышлы башкарып чыктык , – дип белдерде  Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев. – Моннан тыш, без депутатлар корпусы белән Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренең яшьләр сәясәтен үстерүгә юнәлдерелгән уртак эшчәнлекне планлаштыра алдык. Якындагы планнарда  – методик материаллар әзерләү, Татарстан һәм Луганск Халык Республикасы яшьләре арасында элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән проектлар һәм инициативалар эшләү».

Яшьләр парламенты әгъзалары шефлыкка алган шәһәрләрне торгызу эшләре өчен җаваплы Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин белән берлектә социаль объектларда, аерым алганда,  республиканың «Яңарыш» инвалид балаларны социаль тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Февральдә Яшьләр парламенты вәкилләре коллектив белән очрашып аларның  ихтыяҗлары турында сөйләшкәннәр иде  һәм кирәкле ярдәмнең адреслы исемлеген төзеделәр. Бу юлы үзәккә логопед зондлары, балалар батутлары, коры бассейннар, канцелярия кирәк-яраклары, балалар ризыгы, подгузниклар һәм башка товарлар китерелде.

"Яшьләр парламенты Луганск Халык Республикасына, шул исәптән Рубежноега да,  беренче тапкыр гына килми. Элегрәк алар “Бердәм Россия“партиясе белән бергә гуманитар конвой составында килгәннәр иде. Бу юлы яшьләр адреслы заявкалар белән балалар учреждениеләре өчен иң кирәкле әйберләрне алып  килделәр.  Аларның никадәр төгәл, көйле һәм оператив эшләвен билгеләп үтү аеруча күңелле. Мине бигрәк тә балалар үзәкләренең берсендә сабыйлар күз алдында батут җыйган мизгел тәэсирләндерде.  Балаларның берсе аны шунда ук сынап та карады, сез аның күзләрен күрсәгез иде – шулкадәр шатлык һәм чын бәхет. Моның өчен эшләргә кирәк. Минем бу егетләргә тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә. Алар ярдәм итеп кенә калмый, балаларыбызның киләчәгенә өмет һәм ышаныч уяталар», – дип басым ясады Фәнил Әһлиуллин.

Яшьләр парламенты әгъзалары шулай ук Рубежноеның «Звезда» патриотик тәрбия, туган якны өйрәнү һәм балалар иҗаты үзәгендә булдылар һәм Россиянең һәм дөньяның географик карталарын, флипчартлар һәм канцелярия кирәк-яракларын тапшырдылар.

Рубежное шәһәренең “Гаилә үзәге”нә  яшь парламентарийлар йомшак уенчыклар, балалар әдәбияты, подгузниклар һәм шәхси гигиена чаралары тапшырдылар.

Яшьләр парламенты командасы шулай ук Рубежноеның   3 нче мәктәбендә булды. Учреждениегә канцелярия товарлары, флипчартлар һәм спорт инвентарьлары китерелде. "Сезнең ярдәм безнең өчен һәрвакыт зур әһәмияткә ия, чөнки без хәзер балаларны "нульдән" өйрәтә башлыйбыз. Мәктәптә элек булган матди-техник базабыз бүген юк. Бездә булган бар нәрсә — волонтерлар ярдәме нәтиҗәсендә",  – дип билгеләп үтте мәктәп директоры.

Спорт инвентарен җыюда «Сәламәт Ватан» гомумроссия хәрәкәтенең төбәк бүлеге актив катнашты. "Луганск Халык Республикасы социаль учреждениеләре өчен чираттагы гуманитар йөк  планлаштырыла дигән яңалыктан соң, «Сәламәт Ватан» командасы әлеге  ниятне уңышлы гамәлгә ашыру өчен бөтен көчен куячак дигән карар кабул ителде. Шулай итеп без республиканың битараф булмаган гражданнары көче белән адреслы заявка буенча барлык кирәкле әйберләрне җыйдык һәм барысын да шәхсән үз кулларыбыз белән  тапшырдык. Яңа таләпләр эшкә алынды, аларны якын арада гамәлгә ашырырга керешәчәкбез”,  – дип белдерде  “Сәламәт Ватан” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге җитәкчесе Виктор Воропаев.

Гуманитар ярдәмне тапшырганнан соң яшьләр парламенты вәкилләре Рубежное администрациясе белән киләчәктә хезмәттәшлек, шул исәптән ЛХР да яшьләр сәясәтен үстерү кысаларында да, турында фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International