Дәүләт Советы комитетларында Хөкүмәт хисабы буенча фикер алышу тәмамланды

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе, 15:46

Дәүләт Советының профильле комитетларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап буенча фикер алышу тәмамланды. Бүген хисап Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында тәкъдим ителде. Парламентның барлык профильле комитетлары хисапны якындагы парламент утырышының көн тәртибенә кертергә тәкъдим иттеләр, Дәүләт Советы Президиумының тиешле карарыннан соң республика Хөкүмәте эшенә йомгак ясала торган төп документ сессиядә каралачак.

Комитет утырышында Хөкүмәт эше турындагы хисапны республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова тәкъдим итте.

Андрей Поминов 2024 ел нәтиҗәләре буенча мәгариф тармагы үсешенең төп күрсәткечләрен билгеләде. Бүгенге көндә республикада 1935 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшли, аларда 194 меңгә якын бала тәрбияләнә. Узган ел 1560 урынга исәпләнгән 7 яңа балалар бакчасы төзелгән. «Барлык яшьтәге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 100% дәрәҗәсендә саклана», – дип басым ясады Андрей Поминов.

БДИ нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Андрей Поминов билгеләп үткәнчә, 2024 елда бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча республикада 366 йөз балл җыючы булган, шуларның икесе 300 балл җыйган.

Андрей Поминов туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Республика мәктәпләрендә 5 телдә (рус, татар, чуаш, удмурт, мари) укыту һәм тәрбия оештырылган. 2024 елда республика 5-7 сыйныфлар өчен «Безнең төбәк тарихы» курсы буенча дәреслек эшләячәк 32 Россия субъекты арасына керде. Хәзерге вакытта төбәк дәреслеге макеты эшләнгән һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына җибәрелгән.  Әлеге дәреслекләрне яңа уку елында кертү планлаштырыла.

Педагогик кадрлар җитмәү актуаль проблема булып кала. 2024/2025 уку елы башына укытучыларга ихтыяҗ 2 меңгә якын, тәрбиячеләргә – 1 меңнән артык кеше тәшкил иткән. Бу мәсьәләне хәл итү өчен, Андрей Поминов билгеләп үткәнчә, мәгариф учреждениеләренә югары уку йортларыннан һәм урта уку йортларыннан 680 студент җибәрелгән. «Ике мең кеше – муниципаль районнардан килә торган гаризалар, математика һәм рус теле кебек фәннәр бар, аларда укытучыга йөкләнеш 1,5 тапкырга артып китә, – дип билгеләп үтте Андрей Поминов. – Бу мәсьәләне хәл итү өчен без югары уку йортлары студентларын җәлеп итәбез».

Республика мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова агымдагы елда ведомство тарафыннан үткәрелгән төп чаралар һәм программалар турында сөйләде. «Әлеге күрсәткечләргә ирешүгә тармак инфраструктурасындагы сыйфатлы үзгәрешләр генә түгел, ә гамәлгә ашырылган яңа проектлар, шулай ук уздырыла торган Мәдәният чараларының артуы да йогынты ясады», – дип билгеләде ул.

Клуб формированиеләрендә катнашучылар саны буенча Татарстан Россия Федерациясендә 1 урынны, музей фонды күләме һәм үз фондларыннан күргәзмәләр саны буенча Идел буе федераль округында 1 урынны били. Республика музейларында 4395 массакүләм һәм 21,5 мең мәдәни-мәгариф чаралары, 3250 күргәзмә оештырылган,шуларның 59% ы – үз фондларыннан.

«Пушкин картасы» федераль программасы әһәмиятле инвестиция проекты булган. 2024 елда Татарстанда 321 меңнән артык яшь кеше өчен «Пушкин картасын» чыгарылган, шулай итеп, Татарстан Россия төбәкләре арасында 4 урынны алган. 

2025 елда «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» (Гаилә өчен мәдәният) федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 13 мәдәният объектын модернизацияләү планлаштырыла.

Мәсьәлә буенча фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, депутатлар Нияз Гафиятуллин, Рима Мөхәммәдшина, шулай ук Комитет каршындагы Эксперт советы әгъзалары катнашты. Сораулар мәгариф учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итүгә, татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр белән тәэмин итүгә, иҗтимагый учреждениеләрнең, китапханәләрнең тулылануына кагылды.

«Хөкүмәт хисабы – гражданнар тормышының барлык өлкәләренә кагыла торган җитди материал. Төп максат – гражданнарыбызның тормыш сыйфатын һәм яшәү дәрәҗәсен яхшырту», – дип басым ясады  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов катнашты.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International