Элла Памфилова: "Яшьләрнең сайлаулар белән кызыксынуы арта»

2025 елның 15 апреле, сишәмбе, 15:01

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Панфилова бүген Дәүләт Советы фойесында куелган «Батырлык һәм Ватан алдында бурыч тарихы» күргәзмәсен карады, күргәзмә  махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан сайлау комиссияләре әгъзаларына багышланган.

Күргәзмәдә махсус операциядә катнашучы 20 кешенең хатыннары портретлары, шулай ук СВО зонасыннан экспонатлар һәм һәлак булган татарстанлыларның шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Экспозиция сугышчан бурычларын үтәгәндә батырлык күрсәткән Татарстан Республикасы  сайлау комиссиясе әгъзалары турында сөйли.

Бүген Элла Памфилова Татарстанның Актаныш районының 621нче һәм Яшел Үзән  районының 1518 нче сайлау участокларына  СВО ветераннары исемнәрен бирү турында истәлек билгеләре тапшырды.

Актаныш районында сайлау участогы Рөстәм Вәлиев исемен йөртәчәк. Ул шушы муниципалитетның сайлау участогы рәисе урынбасары булган. Рөстәм Вәлиевне 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация вакытында РФ Хәрби Көчләре сафларына чакыралар. Ул Батырлык Ордены (һәлак булганнан соң), IV дәрәҗә Георгий тәресе һәм Россия Оборона министрлыгының III дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Яшел Үзән районындагы сайлау участогына Виталий Кирсанов исеме бирелде, ул да әлеге участок әгъзасы булган. Донецк Халык Республикасы ополчениесе составында 2015 елдан Украина милләтчеләренә каршы хәрби гамәлләрдә катнашкан. 2019 елда ДХР халык милициясе сафларына керә, ә махсус хәрби операция башлануга үз теләге белән фронтка китә. 2023 елның 28 августында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

"Карар кабул ителде. Хәзер геройларыбыз истәлеген саклап калу өчен һәр участокта мәгълүмати язмалар урнаштырачакбыз», – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Истәлекле билгеләр Татарстан Республикасы Актаныш районы сайлау комиссиясе рәисе Ойгөл Мирзашәриповага һәм Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы сайлау комиссиясе рәисе Эльвина Латыйповага тапшырылды.

Республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда Элла Памфилова билгеләп үткәнчә, Россия сайлау системасы бик креатив һәм интерактив, көн саен җәмгыять чакыруларына һәм сорауларына оператив җавап бирә. "Без әлеге таләпләргә туры китереп үзебезнең мәгълүмати сәясәтебезне төзибез, – дип басым ясады Элла Памфилова. – Сайлау процессында катнашучыларның барысы өчен дә, шул исәптән сайлаучыларның үзләре, партияләр, кандидатлар, күзәтүчеләр һәм ММЧ вәкилләре өчен 20дән артык цифрлы сервис эшли. Безнең төп принцип – сервислар аңлаешлы һәм уңайлы булырга, гражданнарга үз сорауларына тулы җаваплар табарга мөмкинлек бирергә тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә кунакчыл Казанга илнең 84 төбәгеннән вәкилләр җыелды. Алар үз төбәкләрендәге сайлау комиссияләрендә сайлау системасы эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү белән шөгыльләнәләр».

Яшьләрнең сайлауларда катнашуы турында сөйләгәндә, Элла Памфилова билгеләп үткәнчә, Россия Үзәк сайлау комиссиясе яшьләр белән системалы эш алып бара, шул исәптән мәктәп укучылары һәм студентлар өчен махсус проектлар гамәлгә ашырыла. «Бездә яшьләр сайлау комиссиясе бар, ул яшьләрнең сайлауларда катнашу һәм сайлау нәтиҗәләре белән кызыксынуын арттыру буенча җитди эш алып бара, – диде РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. – Яшьләрнең сайлаулар белән кызыксынуы, чыннан да, елдан-ел арта бара. Сайлау компанияләренең һәм аларның нәтиҗәләренең анализы яшь сайлаучыларның кызыксынмавы турындагы мифның инде искергән булуын күрсәтә».

Исегезгә төшерәбез, Элла Памфилова бу көннәрдә Казанда эш сәфәрендә, ул  төбәк сайлау комиссияләренең мәгълүмат хезмәтләре җитәкчеләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнаша. Көннең беренче яртысында Элла Памфилова Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Бүген Россия Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе сайлау комиссияләренең матбугат хезмәтләре өчен бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә лекция белән чыгыш ясарга планлаштыра.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International