Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләде

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе, 14:29

Бүген Казанда, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты базасында көн дәвамында Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде. Татарстанлыларның сорауларына Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, парламент депутатлары Светлана Захарова, Ирина Терентьева, Ольга Воронова, Рузилә Тимергалиева, Ләлә Кәдермәтова, Алсу Надршина, Казан гарнизонының хәрби прокуратурасы, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирде. Депутатларга һәм профильле ведомстволар белгечләренә ярдәм һәм консультация сорап республиканың 48 кешесе мөрәҗәгать итте. 

«Бездә хәрбиләр ешрак мөрәҗәгать итә торган актуаль темалар исемлеге бар, – дип сөйләде Алсу Нәбиева. – Сугышчыларны беренче чиратта үзләре һәм аларның гаиләләре файдалана алырлык ярдәм чаралары кызыксындыра. Без документларны кая тапшырырга, ветеран таныклыгын һәм тиешле түләүләрне кайдан һәм ничек алырга кирәклеген аңлатабыз».

Алсу Нәбиева шулай ук билгеләп үткәнчә, кайнар линиянең төп бурычларының берсе – гражданнар белән сыйфатлы һәм оператив мәгълүмати-аңлату эшләре алып бару. Бөтен Татарстаннан шалтыраталар, һәм депутат берләшмәсенең бурычы аларның һәркайсына җавап бирү. «Кемгәдер юрист консультациясе, кемгәдер психолог киңәшләре кирәк. Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча системалы эш оештырылган, үзара эшчәнлекнең  төгәл структурасы булдырылган», – дип белдерде Алсу Нәбиева. 

Кайнар линиягә сораулар хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның үзләреннән дә, аларның гаилә әгъзаларыннан да, һәлак булганнарның туганнарыннан да килә. Татарстанлылар акчалата түләүләрне исәпләү мәсьәләләре, «Батырлар. Татарстан Геройлары»» программасында катнашу мөмкинлеге белән кызыксындылар, гаилә хәле буенча китәргә туры килгәндә командирларның рөхсәт бирмәвенә карата шикаять бирү тәртибен аңлатуны сорыйлар. Шулай ук хәбәрсез югалган хәрбиләрнең статусын һәм кайда булуын билгеләү, СВОда катнашуны раслаучы документлар алу, балага алимент түләтү, медицина тикшерүенә юллама бирү, пенсия түләүләрен рәсмиләштерү, хәрби-табиб комиссиясе карарына шикаять белдерү һ. б. мәсьәләләр керде.

Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова СВОда катнашучыларга җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләре дә барлыгын өстәде. Әмма Татарстанда әлегә мондый ярдәм чарасы юк, дип ачыклык кертте ул.

«Мобилизацияләнгәннәрнең әниләре, хатыннары һәм хәтта СВОда катнашучыларның балалары да мөрәҗәгать итә. Барлык сорауларга да җавап һәм аңлатмалар бирергә тырышабыз», – диде Ольга Воронова, республикада СВОда катнашучыларга, шул исәптән муниципаль, төбәк һәм федераль ярдәм чаралары күрелүен искәртеп.

Аның әйтүенчә, бер генә сорау да игътибарсыз калмаячак. Татарстанлылар кайнар линиягә мөрәҗәгать иткән күп кенә проблемаларны оператив режимда хәл итеп була. «Өстәмә өйрәнүне таләп итә торган сорауларның бер өлешен контрольгә алабыз», – дип йомгаклады сүзен Ольга Воронова. 

Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева хәрбиләргә ярдәм итү темасына кайнар линияләр системалы булырга тиеш дип саный, чөнки мәсьәләләр бик актуаль һәм кичекмәстән хәл итүне таләп итә. 

«Линия чын-чынлап «кайнар» килеп чыга, телефон бер генә минутка да тынмый, – дип сөйләде Рузилә Тимергалиева, – мондый эш социаль яктан бик мөһим, чөнки без катлаулы тормыш хәлләре белән очрашкан кешеләргә ярдәм итәбез. Һәрбер мөрәҗәгать йөрәк аша уза. Без барыбыз да әниләр һәм хатыннар, безнең һәркайсыбызның махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче үз герое бар».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International