Марат Әхмәтов Спас муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты

2025 елның 25 апреле, җомга, 12:07

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Спас районында эш сәфәрендә. Ул муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында катнашты, аның көн тәртибендәге төп мәсьәлә кадрлар үзгәрешенә кагылышлы иде. Район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов үз вәкаләтләрен тапшырды. Марат Әхмәтов ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Спас районының яңа җитәкчесе Роман Ислановны тәкъдим итте.

Фәргать Мөхәммәтовка район үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдереп, Марат Әхмәтов аңа алга таба да уңышлар теләде. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары әйтүенчә, Фәргать Мөхәммәтов җитәкчелегендә биш ел эшләү дәверендә район төрле өлкәләрдә – мәдәнияттән һәм икътисадтан алып инфраструктурага һәм туризмга кадәр зур потенциал туплаган. «Район җитди капитальләште, – дип басым ясды Марат Әхмәтов. – Хезмәт күрсәтү өлкәсе үсә, хезмәт күрсәтүче производстволар барлыкка килде. Бу инде безнең кече икътисади «Мәккә». Һәм тупланган потенциал район һәм аның киләчәк үсеше файдасына эшләргә тиеш».

Марат Әхмәтов район җитәкчелегенең төп бурычларының берсе итеп халыкның районнан китүен туктату кирәклеген атады. «Моның өчен торакны күбрәк төзергә кирәк, – дип басым ясады ул. – Болгар – бик матур урын: Идел яры, саф һава. Кешеләрне бирегә җәлеп итәргә, аларга яшәү өчен шартлар тудырырга кирәк. Ни өчен, мәсәлән, санаторий төземәскә? Киләчәктә халыкның сәламәтлегенә игътибарны арттырырга кирәк. Яңа башлыкка бу мәсьәләләрне өстенлекле юнәлешләр итәргә туры киләчәк».

Үзенең җавап сүзендә Фәрхать Мөхәммәтов узган 5 елдагы эшкә йомгак ясады һәм халыкка бердәм, җаваплы һәм авыр вакытларда илгә ярдәм итәргә әзер булулары өчен рәхмәт белдерде. «Без сезнең белән бик күпне үттек. Ковид, мобилизация кичердек,  махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга ярдәм иттек. Һәм бу елларда район тотрыклы, ә күп юнәлешләр буенча алгарышлы динамика күрсәтте», – дип билгеләп үтте ул.

Бүген Марат Әхмәтов Совет депутатларына районның яңа җитәкчесен тәкъдим итте. «ТР Рәисе тәкъдиме буенча Спас районына Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы сыйфатында Роман Исланов җитәкчелек итәчәк, – дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. – Ул муниципаль идарәдә зур тәҗрибәгә ия, ТР Рәисенең кадрлар резервы мәктәбен узган, ТР Рәисе аппаратында эшләгән профессионал. Ул туган ягына үз җирен тагын да яхшырак итү теләге белән кайта». Муниципаль депутатлар республика Рәисенең әлеге тәкъдимен хуплады.

Роман Исланов Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларына 28 апрельдә керешәчәк. Көзен җирле Советка депутат итеп сайланган очракта район башлыгы вазыйфасына дәгъва итә алачак.

Роман Исланов 1978 елның 25 мартында Куйбышев шәһәрендә туган. «Финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын банк өлкәсендә башлаган, 2011 елдан – дәүләт хезмәтендә. Татарстан Финанс министрлыгында, ТР Рәисе Аппаратында эшләгән. 2019 елдан 2023 елга кадәр Балык Бистәсе районын җитәкли, анда инфраструктураны, авыл хуҗалыгын һәм туризмны үстерә, шул исәптән «Балык Бистәсе – Кама буе тарихи үзәге» проектын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә.

Район башлыгы вазыйфасыннан киткәннән соң 2023 елда Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе, ә аннары башлык урынбасары була.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International