Закон үз көченә керде

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе, 10:56

Дәүләт Советының тугызынчы утырышында кабул ителгән республика законнары басылып чыкты. Аларның күбесе – социаль юнәлешле. Аерым алганда, реабилитацияләнгән гражданнарны торак белән тәэмин итүне хокукый җайга салу нигезләре билгеләнә. Моннан тыш, креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турындагы база законы белән республика икътисадында эшкуарлыкның яңа юнәлешенә нигез салына. Шулай ук Сайлау кодексына һәм мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертелде. Тулырак – «Закон үз көченә керде» дигән даими рубрикада.

Креатив индустрияләргә – дәүләт ярдәме

2025 елның 9 маенда «Татарстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында» 32-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә

Закон креатив икътисадны үстерүгә һәм гражданнарга иҗади һәм интеллектуаль потенциаллары нигезендә тормышта үзләрен табу өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.  Документ креатив индустрия субъектларының эшчәнлек шартларын һәм дәүләт ярдәме рәвешләрен билгели, шулай ук Татарстан дәүләт хакимияте органнарының креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге вәкаләтләре каралган.

Законны эшләүнең максаты – креатив эшмәкәрлекне, мәдәни һәм туристик потенциалны үстерүне стимуллаштыру, мәдәни мирасны саклап калу, республикада гражданнарның иҗади үзбилгеләнүе өчен уңай шартлар тудыру.

Әлеге закон, креатив икътисадның база секторы буларак, Татарстанда креатив (иҗади) индустрияләрне оештыруны һәм үстерүне хокукый җайга салу нигезләрен билгели. Кабул ителгән закон креатив индустрияләр субъектлары реестрын булдыру һәм алып бару,  физик затларны, юридик затларны һәм индивидуаль эшмәкәрләрне креатив индустрияләр субъектларына кертү критерийларын билгеләү тәртибен регламентлаштыра торган күп кенә закон актларын чыгаруны күздә тота.

Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидатка карата таләпләр расланды 

2025 елның 9 маенда «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында» 31-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә

Закон республика Рәисе вазыйфасына кандидатка карата таләпләрне төгәлләштерә. Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидат итеп Россия Федерациясендә даими яшәүче, пассив сайлау хокукына ия булган, тавыш бирү көненә 30 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданы күрсәтелергә мөмкин.

Чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга сайлау кампанияләрендә катнашу тыела.  Мондый тыю шулай ук чит ил һәм  халыкара оешмалар, халыкара иҗтимагый хәрәкәтләр, чит ил агентлары дип танылган затлар һәм оешмалар өчен дә гамәлдә булачак. Алар кандидатларны кандидатлар исемлекләрен күрсәтүгә, теркәлгән кандидатларны сайлауга, сайлауларда билгеле бер нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм йә комачау итә торган эшчәнлекне гамәлгә ашырырга, шулай ук сайлау кампанияләрендә башка рәвешләрдә катнашырга хокуксыз.

Законда түләүсез эфир вакытын һәм түләүсез матбугат мәйданын бүлү тәртибе билгеләнә. Аерым алганда, эфир вакыты, матбугат мәйданы гомуми күләменең икедән бере тигез өлешләрдә – теркәлгән кандидатлар исемлекләрен күрсәткән сайлау берләшмәләре, калган өлеше теркәлгән кандидатлар арасында бүленә.

Реабилитацияләнгән гражданнарга торак муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәсе буенча биреләчәк

2026 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 25-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керә

Закон республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән, аның нигезендә репрессияләргә бәйле рәвештә торак урыннарын югалткан реабилитацияләнгән затларның репрессияләр кулланылганчы яшәгән җирләренә һәм торак пунктларына яшәү өчен кире кайту хокукы таныла.

Элеккеге яшәү урынына кайткан очракта реабилитацияләнгән затлар һәм аларның гаилә әгъзалары исәпкә алына һәм торак урыннары белән тәэмин ителә. Бу хокук шулай ук репрессияләр кулланылганчы репрессияләнгән затлар белән бергә яшәгән гаилә әгъзаларына һәм башка туганнарына, шулай ук иректән мәхрүм итү урыннарында, сөргендә, махсус поселениедә туган балаларга да кагыла. Кабул ителгән закон белән реабилитацияләнгән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары торак урыннарга мохтаҗ дип таныла.

Әлеге категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү тәртибен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгели.

Инвалидларны социаль мәдәни тернәкләндерү һәм абилитацияләү өчен шартлар тудырыла

2025 елның 25 апрелендә «Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 17 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 27-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде

Закон «инвалидларны социомәдәни тернәкләндерү һәм абилитацияләү» төшенчәсен  закон нигезендә беркетә. Аерым алганда, документта гражданнарның мәдәният объектларыннан һәм мәдәни кыйммәтләрдән файдалана алуын тәэмин итү, инвалидларны (шул исәптән инвалид балаларны) социомәдәни тернәкләндерүне һәм абилитацияләүне оештыру өчен шартлар тудыру буенча дәүләт бурычлары билгеләнгән.

Комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын камилләштерү Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт программалары кысаларында үткәрелер дип планлаштырыла.

«Минус ике»: Әлмәт районында буш торган торак пунктлар закон нигезендә юкка чыгарылды

2025 елның 9 маенда «Татарстан Республикасы Әлмәт районының аерым авыл торак пунктларын бетерү турында һәм «Әлмәт муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 30-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә

Торак пунктларны законнар белән бетерү күбесенчә техник характерга ия, чөнки аларда инде күптәннән беркем дә яшәми. Әйтик, 1997 елда ук урманчылык конторасы күчерелгәннән соң Бута урманчылыгы кешеләре Әлмәт районының Молодежный поселогына күчкәннәр. Хазовка бистәсендә яшәүчеләр якындагы Сосновка һәм Нолинка авыл җирлекләренә күченгәннәр.

Росреестр мәгълүматларына караганда, юкка чыгарылган торак пунктлар территориясендә гражданнарга яки юридик затларга торак төзелеше өчен бирелгән җир кишәрлекләре юк.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча «Әлмәт авыл җирлеге» һәм «Новоникольское авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләрендә яшәүчеләр торак пунктларны бетерү инициативасын хупладылар. Законнарда каралган барлык процедуралар да үтәлгән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International