Татарстаннан Донбасска гуманитар ярдәм килде

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе, 15:51

Чираттагы гуманитар конвойлар Донбасска килеп җитте. Гуманитар йөкне Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев һәм Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев озата барды.

Бүген Луганск Халык Республикасына хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар йөк китерелде. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, парламент депутатлары Леонид Якунин, Иван Егоров, Рөстәм Усманов, Фоат Вәлиев, Дмитрий Самаренкин, Геннадий Глушков, Дмитрий Солуянов, республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашында җыелган  йөк составында – көнкүреш техникасы, төзелеш материаллары, сантехника һәм башка кирәк-яраклар. Автоколоннаны Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогы җитәкчесе Марс Мәгыйзов, Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәкимуллин озата бардылар.

29 апрельдә Донбасска Минзәлә районында яшәүчеләр тарафыннан формалаштырылган чираттагы гуманитар йөкне дә китерделәр. Гуманитар йөкне Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев,  Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов һәм волонтерлар озата барды.

Гуманитар йөк составында – гигиена чаралары, медикаментлар, азык-төлек, төзелеш һәм хуҗалык материаллары (генераторлар, бензин белән эшләүче пычкылар, инвентарь, окоп шәмнәре, газ баллоннары, кадаклар һ.б.), маскировка челтәрләре, кием-салым, шулай ук өч Нива автомашинасы һәм "Урал" мотоциклы. 

Лисичанск шәһәренә шулай ук 18 мең литр эчә торган су китерелде, ул хастаханәләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына җибәрелде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International