Фәрит Мөхәммәтшин: "Яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү эшен мәктәптән башларга кирәк"

2025 елның 30 мае, җомга, 14:56

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары – А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты студентлары белән очрашты. Очрашу «Персона» проекты кысаларында «Бердәм Россия»нең иҗтимагый ярдәм штабында узды. Вакыйга яшьләрнең җәмәгатьчелек фикере лидерлары белән ачык диалогын формалаштыруга юнәлтелде.

«Конкурс елдан-ел яшьләрнең игътибарын җәлеп итүенә, проектта катнашучы яшь кешеләр саны арта баруына мин бик шат», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

350 меңнән артык яшь кеше яши һәм укый торган Казанда максатчан яшьләр сәясәте алып барыла, дип бигеләп үтте ул.

«Татарстанны бүген хаклы рәвештә «студентлар республикасы» дип санарга мөмкин булу белән горурланабыз. Биредә яшьләр югары һәм махсус урта уку йортларында төрле юнәлешләрдә белем ала. Безгә төрле почмаклардан укырга киләләр, бүген Татарстанның югары уку йортларында 22 меңнән артык чит ил студенты белем ала», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайларга кирәк, дип өстәде парламент башлыгы.

«Үзегезнең гаиләдәге традицияләргә, әти-әниегез кем булып эшләвенә карагыз. Һөнәр сайлау күбесенчә шуннан тора, яшь кешене зур тормышка әзерләү нәкъ менә гаиләдән башлана, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. - Ә менә яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү эше белән мәктәптә үк шөгыльләнә башларга кирәк. Бу бурычны без республиканың Мәгариф министрлыгына куябыз. Без сезне алдынгы сәнәгать предприятиеләрендә көтәбез. Биредә сез сәләтләрегезне, талантларыгызны һәм профессиональлегегезне күрсәтә алачаксыз. Сезнең тырышлык белән республиканың киләчәге матур булачак».

Соңрак студентлар Фәрит Мөхәммәтшинга үзләренең сорауларын бирде.

Очрашу барышында «Бердәм Россия» партиясе төбәк башкарма комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча координаторы һәм штаб җитәкчесе урынбасары Анастасия Исаева «Законнар кайда туа?» дигән темага лекция укыды. Катнашучылар Татарстан Дәүләт Советы эше белән танышты, шулай ук «Конституция» темасына багышланган «Бәйге» викторинасында белемнәрен тикшерде.

Яшьләрне эшкә урнашуга стимуллаштыру «Кадрлар» илкүләм проектының максатларына туры килә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International