Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Россиядә үз керемнәре күләме буенча дүртенче урынны алган

2025 елның 30 мае, җомга, 15:44

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды, анда депутатлар 2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасы ММИ Территориаль фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектларын, 2025 елның беренче кварталы өчен республика бюджеты һәм ММИ Территориаль фонды бюджеты үтәлеше, шулай ук салым түләүчеләрнең аерым категорияләренә салым преференцияләрен бирүгә юнәлдерелгән закон проектларын карадылар. Комитет утырышы эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

2024 елда республика бюджеты үтәлеше турындагы закон проектын республиканың финанс министры Марат Фәйзрахманов тәкъдим итте. "2024 елда консолидацияләнгән бюджетның керем өлешенә 697,1 млрд сум күчерелгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 593,4 млрд сум, – дип  белдерде министр. – Үз керемнәре күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында республика дүртенче урынны алды. Республика бюджетының керем өлеше 594,3 млрд сум күләмендә үтәлгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр  – 499,1 млрд сум».

2024 елда республика бюджетына кире кайтарылмый торган керемнәр суммасы, Марат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, 95,2 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән федераль бюджеттан 88,9 млрд сум.

2024 елда Татарстанның берләштерелгән бюджеты буенча касса чыгымнары – 675,3 млрд сум, республика бюджеты буенча – 578,3 млрд сум. Тотылган чыгымнар күләме бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакын вакытында һәм тулы күләмдә түләргә, казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр эшчәнлеген срогы чыккан бурычлар тудырмыйча финансларга, дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашырырга, социаль өлкәгә, юл төзелешенә, Торак-коммуналь хуҗалыгына, төзекләндерүгә инвестицияләр җибәрергә, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге мәдәни чаралар уздыруга тотылган.

«Милли икътисад» бүлеге буенча чыгымнар 226,4 млрд сум күләмендә үтәлгән, шул исәптән авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык тармагы – 15,3 млрд сум, юл хуҗалыгы – 104,5 млрд сум.

Учреждениеләрне тотуга һәм социаль өлкә чараларын уздыруга чыгымнар берләштерелгән бюджетта 333,6 млрд сум тәшкил иткән, республика бюджеты буенча – 276,6 млрд сум.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, тәкъдим ителгән закон проектына аңлатма биреп, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның финанс тотрыклылыгына игътибар итте. «Узган финанс елы республика бюджетының 16 млрд сум профициты белән тәмамланды, – диде ул. – Бурыч йөкләнеше дәрәҗәсе сизелерлек кимеде – ТР дәүләт бурычының гомуми күләменең ТР бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәренә нисбәте узган ел нәтиҗәләре буенча 22,5% тәшкил итте. Әлеге дәрәҗә югары бурыч тотрыклылыгы критерийларының берсенә туры килә. Ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы иң югары кредит рейтингына ия".

Леонид Якунин шулай ук билгеләп үткәнчә, бюджетта тормышка ашырылган 33 республика программасы югары нәтиҗәле дип табылган. Ул аеруча социаль программаларның уңышлы гамәлгә ашырылуын ассызыклады. «Бу мәсьәләләргә 61 млрд сумнан артык акча юнәлдерелде, бу барлык программаларны финансларга мөмкинлек бирде, – дип басым ясады ул, – барлык социаль объектлар буенча планнар гамәлгә ашырылды. Реаль хезмәт хакы үсеше 12,9 % тәшкил итте".

Закон проекты буенча фикер алышу барышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов бюджетны уңышлы үтәү беренче чиратта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов командасының  югары дәрәҗәдә оештырылган эше нәтиҗәсендә мөмкин булуын искәртте.  "Республика җитәкчелегенең уйланылган һәм дөрес финанс-бюджет сәясәте нәтиҗәсендә бюджетның керем өлешен арттыруга ирешелде, – диде ул. – Катлаулы икътисадый шартларга карамастан, Татарстанның тотрыклы социаль-икътисадый үсеше саклана. Бу республиканы илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда аеруча яхшы күренә".

Бүген үк комитет утырышында 2024 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты каралды. Закон проектын парламентарийларга фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.

Документ нигезендә, 2024 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты керемнәр буенча 80,9 млрд сум һәм чыгымнар буенча 80,2 млрд сум тәшкил итә.

«Оешмалар мөлкәтенә салым турында»  Татарстан Республикасы Законының
5 статьясына үзгәреш кертү хакында», «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына һәм «Махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» шулай ук «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законнары проектларын  депутатлар салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен салым ташламалары режимын озайту кысаларында карадылар.

Әйтик, «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» ТР Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакындагы закон проекты бакчачылык яисә яшелчәчелек  буенча коммерциячел булмаган ширкәтләр өчен оешмалар мөлкәтенә салым буенча гамәлдәге ташламалы салым ставкаларын 2027 елның 1 гыйнварына кадәр озайтуны күздә тота.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International