Идел буе закон чыгаручылары Фәрит Мөхәммәтшинның Идел буе федераль округы төбәкләрендә мәктәп волейбол лигасын үстерү турындагы инициативасын хуплады

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе, 12:59

Бүген Пензада узган Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында яшьләр арасында массакүләм спорт үсешен норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү һәм спорт инфраструктурасыннан файдалану мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Моннан тыш, Идел буе федераль округы төбәкләренең яшь парламентарийлары гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм яшьләрне гаилә тормышына әзерләүгә юнәлдерелгән уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. 

Утырышта шулай ук Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Идел буе Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округы субъектлары парламентлары башлыклары катнашты.

«Россия Президенты һәм Хөкүмәте, барлык дәүләт хакимияте органнары тарафыннан массакүләм спортны үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, – дип басым ясады Олег Машковцев, утырышны ачып, – ил Президенты системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүче гражданнар санын 70% ка җиткерү бурычын куйды».

Бу мәсьәләләр Идел буе төбәкләре, шул исәптән Татарстан өчен дә өстенлекле булып кала. Хәзерге вакытта республикада 127 төбәк спорт федерациясе, 1375 мәктәп һәм 100дән артык студентлар спорт клубы теркәлгән. Татарстанда 164 спорт мәктәбе эшли (шулардан 27 мәктәп «Олимпия резервы» статусына ия), аларда 80 спорт төре үстерелә. Республиканың спорт мәктәпләрендә 90 меңнән артык яшь спортчы шөгыльләнә. Фиджитал спорт буенча аккредитация узган федерация эшли, мәктәп волейбол һәм футбол лигалары, студентларның һәвәскәр командалары арасында хоккей турниры, бокс буенча мәктәп ярышлары һ. б. бик популяр.

Фәрит Мөхәммәтшин бүген Идел буе закон чыгаручы коллегаларын Мәктәп волейбол лигасы проектына аерым игътибар бирергә һәм аны Идел буе төбәкләрендә тарату турында уйланырга чакырды. «Татарстанда спортның күп төрләре үсеш алган – хоккей да, баскетбол да, волейбол да, безнең спортчылар ил буенча призлы урыннар ала, – дип басым ясады парламент җитәкчесе, – әмма волейболга, спортның иң уңайлы төрләренең берсе буларак, аеруча игътибар итүегезне сорар идем. Мәктәп волейбол лигасы бүген Татарстанның 35 меңнән артык укучысын берләштерә, алар сыйныф, мәктәп өчен уйный, район өчен көрәшә, патриотлык тәрбияләнә».

Идел буе закон чыгаручылары Фәрит Мөхәммәтшинның тәкъдимен хупладылар һәм Татарстан инициативасын утырышның йомгаклау беркетмәсенә керттеләр.

 Спорт мәктәп укучыларын һәм студентларны гына түгел, ә «көмеш яшьтәге» татарстанлыларны да берләштерә. «Актив озак яшәү» проекты кысаларында күп чаралар үткәрелә. Моннан тыш, «Россия чаңгы юлы», «Милләт кроссы», «Тормышка 10000 адым» сәламәтләндерү акциясе, «Өченче яшь» республика пенсионерлар спартакиадасы кебек спорт чаралары массакүләмгә әверелде. Хәзерге вакытта республикада системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән 2,4 миллионнан артык кеше шөгыльләнә (65,8%,  бу Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечтән югарырак).

Татарстан – спорт объектлары белән тәэмин ителеш буенча ил төбәкләре арасында лидерларның берсе. Республикада 12 меңнән артык спорт корылмасы эшли.

Милли спорт төрләрен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Бу хакта кичә Идел буе яшь парламентарийларына Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы Артем Сидоров сөйләгән иде.

 «Милли спорт төрләре республикада яшәүче халыкларның мәдәни мирасының һәм гореф-гадәтләренең мөһим өлеше булып тора», – дип басым ясады Артем Сидоров. Мондый спорт төрләре арасында ул Россиягә һәм бөтен дөньяга танылган көрәшне атады.

2013 елда Казанда Бөтендөнья Универсиадасын үткәрү чорында көрәш беренче тапкыр ярышлар программасына кертелде. Татарстан спортчылары медальләрнең шактый зур өлешен яулады. Билбау көрәше буенча ярышлар шулай ук узган ел Казанда узган БРИКС илләре уеннары кысаларында оештырылды. Катнашучылар исемлегендә 24 илдән вәкилләр бар иде. Шул ук быел Дубайда үткәрелгән беренче Сабантуда билбау көрәше буенча халыкара турнир һәм мастер-класслар узды.

«Кичә түгәрәк өстәл кысаларында без спортның милли төрләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштык һәм кайбер нәтиҗәләргә килдек, – дип сөйләде Татарстаннан яшь парламентарий, – аерым алганда, регионнар арасында тәҗрибә алмашуны активлаштырырга, төзүчеләрне спортның милли төрләре өчен мәйданчыкларны төзекләндерүгә җәлеп итәргә, ведомствоара программалар эшләргә һәм муниципалитетлар белән эшне җайга салырга кирәк. Һәр муниципалитетта милли спорт төрләрен үстерү өчен шартлар тудырылырга, һәр спорт төренең паспорты булдырылырга һәм инвентарь сатып алынырга тиеш».

Артем Сидоров билгеләп үткәнчә,  милли спорт төрләре яшьләр арасында бик популяр. Татарстанда Сабантуйда билбау көрәшчеләрен генә түгел, аркан тартышуны, ат чабышларын һ. б. күреп була.

«Бүген Идел буе федераль округында спортның төрле төрләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү темасына күп сораулар яңгырады, алар арасында билбау көрәше, ат чабышлары һәм башкалар бар, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә утырыш нәтиҗәләрен шәрехләп. – Волейбол үсешенә аерым тукталдык, без аны республикабызда яхшы җәелдерәбез. Мәктәп волейбол лигасы – безнең тарафтан тәкъдим ителгән һәм федераль дәрәҗәдә хупланган Татарстан проекты, бөтен ил буйлап үсә башлады. Икенче мәсьәлә гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү белән бәйле иде. Бик күп уңай мисаллар китерделәр, шул исәптән Татарстан тәҗрибәсен дә мисал итеп күрсәттеләр».

Иртәгә үк Идел буе закон чыгаручылары массакүләм спортны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышуны дәвам итәчәк. Моннан тыш, Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы утырышында балаларның җәйге ялын оештыруны һәм саләмәтләндерүне законнар белән тәэмин итүне камилләштерү мәсьәләләре төп урында торачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International