Россия Президенты Владимир Путин татарстанлыларны Россия көне белән котлады

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 16:58

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Россия көне белән котлау юллады.

«Без Ватаныбызның бөек тарихы, халкыбызның зур казанышлары белән горурланабыз, - диелә дәүләт башлыгы котлавында. - Ата-баба васыятьләренә тугрылык, Ватанга мәхәббәт, аның киләчәге өчен җаваплылык бүген безне рухландыра, бергәләп сынауларны җиңәргә, куелган максатларга ирешергә ярдәм итә».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International