Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар 2025 елның 14 сентябрендә узачак

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 10:44

Мондый карар бүген Дәүләт Советының унынчы утырышында кабул ителде. Депутатлар 14 сентябрьдә республика Рәисе сайлауларын билгеләү турындагы карар проектын бертавыштан хуплады.

Исегезгә төшерәбез, быел сентябрь аенда Татарстан Республикасы Рәисе вәкаләтләре чоры тәмамлана. Федераль законнар һәм республика Сайлау кодексы нигезендә, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда тавыш бирү көне сентябрьнең әлеге органнарның вәкаләтләре сроклары тәмамлана торган икенче якшәмбесе була. «Татарстан Республикасы Конституциясенең 75 статьясының 16 пункты, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 104.2 статьясының 1 нче өлеше нигезендә Татарстан Республикасы Рәисен сайлау Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә», – дип белдерде  Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, документны тәкъдим итеп.

Сайлау законнары таләпләре нигезендә сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш.

«Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына Татарстан Республикасы Рәисен сайлауны сентябрьнең икенче якшәмбесенә билгеләү турында карар проекты чыгарыла, ул 2025 елның 14 сентябренә туры килә», – диде Альберт Хәбибуллин.

Шулай итеп, әлеге карар басылып чыкканнан һәм үз көченә кергәннән соң, сайлау кампаниясе башлана. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисен сайлауның календарь планы кабул ителәчәк. Рәис вазыйфасына кандидатлар күрсәтүгә 30 көн бирелә.

ТР Рәисен сайлауны оештыруда һәм үткәрүдә барлык 65 территориаль һәм 2780 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителәчәк. Сайлауларда катнашу хокукына Татарстанның 2 924 287 сайлаучысы ия.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International