Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгын сайлау кагыйдәләре үзгәрә

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 13:06

Бүген Дәүләт Советы утырышында гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы Федераль законны гамәлгә ашыру максатыннан эшләнгән җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Үзгәрешләр Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгын сайлау процедурасына кагыла. Хәзер ул Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан сайланачак. Закон белән шулай ук республика Рәисе тарафыннан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфасына кандидатларны алдан карау һәм тәкъдим итү тәртибе раслана, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфасына кандидатуралар турында Татарстан Республикасы Рәисенә тәкъдимнәр кертү хокукына ия субъектлар исемлеге билгеләнә, кандидат тарафыннан тапшырыла торган документлар исемлеге раслана.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, закон шулай ук кандидатларны алдан карау буенча комиссия төзүне күздә тота. Кандидатларның һәрберсе буенча рейтинг тавыш бирү үткәрү күздә тотыла, аның йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Рәисе каравына соңгы карар кабул итү өчен кимендә ике һәм биштән дә күбрәк кандидат тәкъдим ителә. Кандидатлар (кимендә икесе) республика Рәисе тарафыннан раслана һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгын сайлау өчен вәкиллекле орган каравына тапшырыла.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International