Дәүләт Советына Россия көне белән котлаулар килә

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 16:59

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары исеменә Россия көне белән котлаулар килә.

Котлау телеграммасын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин җибәргән.

«Без илебез, аның бай тарихы һәм мәдәнияте, күпмилләтле халыкның казанышлары һәм уңышлары белән горурланабыз, – диелә телеграммада. – Гасырлар буе дәвам иткән традицияләр, рухи-әхлакый кыйммәтләр, Ватанга мәхәббәт һәм аның киләчәге турында кайгырту, Россия үсешенә һәм ныгуына өлеш кертергә омтылу безне берләштерә, гражданнар һәм ил файдасына яңа максатларга ирешү өчен көч бирә».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International