Депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен вебинарда гражданнарга социаль ярдәм мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 18 июне, чәршәмбе, 12:53

Бүген Дәүләт Советында республика парламенты депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен вебинар узды, анда гражданнарның төрле категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.

Вебинарны ачып, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, гражданнарга социаль ярдәм темасы актуальлеген югалтмый, чөнки вакыт узу белән законнар үзгәрә, шуңа бәйле рәвештә ярдәм чаралары киңәйтелә һәм яңартыла, дип билгеләп үтте.

«Безгә, депутатларга мөрәҗәгать иткән һәр кеше социаль ярдәм чаралары буенча грамоталы һәм профессиональ җавап алырга тиеш, – дип басым ясады Лилия Маврина, вебинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Безгә гражданнарны кабул итү һәм халык белән очрашулар вакытында күп сораулар килә. Безнең бурыч – һәр гражданин үзенә һәм якын кешеләренә нинди ташламалар каралганын белсен өчен аңлату эшләре алып бару.

Республикада гамәлдә булган төрле категория гражданнарга социаль ярдәм чаралары турындагы мәгълүмат белән видеоэлемтә режимында Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева чыгыш ясады. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына, күп балалы гаиләләргә ярдәм итүнең федераль һәм төбәк чаралары, беренче балага һәм өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга түләүләрне дә кертеп, дарулар сатып алу чыгымнарын компенсацияләү, шулай ук аерым игътибарга мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән акцияләр һәм социаль проектлар турында җентекләп сөйләде.

Вебинарда шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль фонды җитәкчесе урынбасары Елена Полякова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Хисамиева чыгыш ясады. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым тукталдылар, әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге башлыгы Анжелика Бычкова чыгыш ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International