Фәрит Мөхәммәтшин 2025 елның маенда Идел буе федераль округы закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында - беренче

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе, 23:09

«Медиалогия» компаниясе Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару органнары башлыкларының 2025 елның маена медиарейтингын тәкъдим итте. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округының барлык закон чыгару органнары башлыклары арасында лидер булды.

Фәрит Мөхәммәтшинның медиарейтингтагы югары урыны аның Татарстанның закон чыгару эшчәнлеген яктыртуда актив позициясен ассызыклый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International