СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
гыйнвар, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында «Парламент-2030» XV Бөтенроссия яшьләр конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Быел конкурсның финалына мәгариф оешмаларыннан 50 студент һәм укучы чыкты, барлыгы конкурста Россиянең 79 төбәгеннән 800дән артык кеше катнашты. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин проектның финалистлары һәм конкурсантлары адресына телеграмма җибәрде.
23
гыйнвар, 2026 ел
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы икенче чакырылыш Яшьләр парламентының бишенче утырышы узды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Яшь парламентарийлар 2025 елдагы эшкә йомгак ясадылар, Яшьләр парламенты рәисе урынбасарын сайладылар һәм берничә закон чыгару инициативасы буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, республиканың профильле ведомстволары вәкилләре катнашты.
23
гыйнвар, 2026 ел
Дәүләт Советы депутатларының округларда эшләве дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, гражданнар җыеннарында катнашты, республика муниципалитетларында сайлаучылар белән очрашты.
22
гыйнвар, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды, анда «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов берләшмәнең 2025 елдагы эш нәтиҗәләре һәм алдагы чорга планнары турында сөйләде. Матбугат конференциясендә шулай ук «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ