Депутатлар округларда

2025 елның 27 июне, җомга, 16:13

Депутатларның сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, мәктәпне тәмамлаучылар белән очраштылар, халыкара конференцияләрдә, күчмә пленумнарда катнаштылар һәм Россия төбәкләрендә узган Сабантуйларда  булдылар.  

27 июньдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Казан федераль университетында югары һөнәри белем бирү структурасында «Белем» төбәк фәнни-белем бирү үзәген төзү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.

27 июньдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казанның 185 нче лицеенда чыгарылыш кичәсендә катнашты һәм укучыларны уку йортын тәмамлаулары белән котлады һәм, уңышлар теләп, тормышта ышанычлы рәвештә алга барырга, беркайчан да бирешмәскә һәм теләгән һөнәр буенча укуларын дәвам итәргә өндәде. Быел 14 укучы лицейны яхшы билгеләргә тәмамлаган. БДИ нәтиҗәләре буенча ике укучы 100 балл җыйган.

27 июньдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга  Воронова Казанның 82 нче мәктәбендә булды һәм чыгарылыш укучыларын белем бирү учреждениесен уңышлы тәмамлаулары һәм аттестат алулары белән котлады. «Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында балалар йортларында тәрбияләнүче балалар да бар. Мәктәптә тудырылган ярдәм һәм аңлау атмосферасы нәтиҗәсендә һәр укучы үз потенциалын ача һәм имтиханнарда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алды, – дип билгеләп үтте депутат, – балалар өчен зур, кызыклы, әмма һәрвакытта да гади булмаган зур тормышка ишекләр ачыла. Хәерле юлга!»

27 июньдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында булды. Депутат Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбендә тантаналы линейкада катнашты һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына урта гомуми белем алулары турында аттестат тапшырды.

25 июньдә Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы Советы һәм Бөтенроссия сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының (пенсионерларының) Марий Эл Республикасы оешмасы советының уртак күчмә пленумы булды. Чарада Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты. Катнашучылар тарихи хәтерне саклауда, тарихны фальсификацияләүгә каршы көрәштә һәм хәзерге дөньяда яшьләр өчен әхлакый ориентирлар формалаштыруда иҗтимагый оешмаларның роле турында фикер алыштылар.

26 июньдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында булды, анда мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында Туган телләр педагоглары өчен «Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр» темасына секция узды. Секция эше барышында депутат районның мәгариф оешмаларында булды, туган телләрне һәм аларны укыту методикаларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышуда катнашты.

25 июньдә Ирина Терентьева Иннополис шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Инженер вертикале: мәктәп укучыларының һөнәри үзбилгеләнүе өчен белем бирү мохитен формалаштыру һәм үстерү» темасына республика август киңәшмәсенең секция утырышында катнашты. Утырышта бердәм белем бирү киңлеген үстерү, бердәм дәүләт дәреслекләрен кулланып белем бирү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

25 июньдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов ТР Фәннәр академиясенә нигез салучы һәм аның беренче президенты Мансур Хәсәновның тууына 95 ел тулуга багышланган халыкара фәнни конференциядә катнаштылар. Анда 100 дән артык галим катнашты.  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән сәламләү сүзе белән депутат Мәгъсүм Сәлахов чыгыш ясады.  Конференциядә совет һәм постсовет чоры төбәк фәнни модельләрен үстерү, фәнни институтларны заманга яраклаштыру, шулай ук төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек перспективалары мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

24 июньдә Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев Яр Чаллыда гражданнарны кабул итте. Аңа махсус хәрби операциядә катнашкан Илназ Габдрахманов мөрәҗәгать иткән, ул авыр яраланган һәм аңа протез куйганнар. Ул тумышы белән Арча районыннан, быел июнь аенда өйләнгән, гаиләсе белән автошәһәрдә яши. Олег Николаев яшь парларны никахлашулары белән котлады һәм аларга ныклы гаилә һәм иминлек теләде. Очрашуда шулай ук эшкә урнашу мәсьәләсе турында да фикер алыштылар.

24 июньдә Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова «АПКда хатын-кызлар» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне сайлап алуда катнашты. Конкурста авыл хуҗалыгында эшләүче һәм социаль инициативаларны гамәлгә ашыручы хатын-кызлар, агростартаплар катнашты. «Конкурс хатын-кызларның инициативаларын хуплауга һәм авыл тормышын популярлаштыруга гына түгел, ә икътисадның агросәнәгать комплексы кебек мөһим секторында хатын-кызның лидер һәм уңышлы эшмәкәр ролен күтәрүгә дә юнәлдерелгән», – дип билгеләп үтте Ләлә Кәдермәтова.

22 июньдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга  Воронова «Нечкәбил» республика матурлык, ана һәм гаилә бәйгесен оештыручылар белән очрашты һәм аларны хәрәкәтнең 20 еллыгы белән котлады. «Нечкәбил» конкурсы традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән, бөтен республика буенча хатын-кызларның инициативаларын тормышка ашыра. «Ике дистә ел эчендә оешма меңләгән хатын-кызлар, аналар һәм гаиләләр өчен терәк булды. Бу җылылык, үзара ярдәмләшү, мәдәни мирас һәм кайгыртучанлык мәйданчыгы», – дип билгеләде Ольга Воронова.

21 июньдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта Сабантуйда булдылар. Депутатлар Саба һәм Балтач районнары оештырган хуҗалыкларны карадылар. Биредә теләгән һәркем татар халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныша, традицион көнкүреш әйберләре салынган авыл өен кереп карый алды. Сабантуйда аерым зур экспозиция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган иде. Лилия Маврина һәм Алсу Нәбиева махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен республика халкы җитештерә торган продукция күргәзмәсен күрсәттеләр: буржуйка мичләре, маскировка челтәрләре, тактик носилкалар, хәрбиләр өчен коры паеклар һ. б.

21 июньдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Ульяновск шәһәрендә Сабантуйта катнашты. Депутат бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен ирештерде. Шулай ук Сабантуйда Буа районының иҗат коллективлары концерт программасы белән катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International