Марат Әхмәтов Татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханнарны уңышлы тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты

2025 елның 1 июле, сишәмбе, 16:32

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «Туган тел» һәм «туган татар әдәбияты»ннан бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларны әзерләгән укытучылар белән очрашты. Очрашу Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узды.

Әлеге уку елында татар теле һәм әдәбиятыннан бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшыра. Аларның берсе Яр Чаллы шәһәренең 11 сыйныф укучысы Азалия. Аның әйтүенчә, имтиханга әзерләнүдә иң авыры план төзү һәм планны үтәү булган. "Мин бу фәнне әби, бабай белән үскәнгә сайладым, алар мине татарча укырга һәм язарга өйрәтте. Мин күп вакытымны авылда үткәрдем һәм татар телен үз итүем, яратуымда, аларны өлеше бихисап зур», – дип сөйләде Азалия журналистларга.

Чыгарылыш сыйныф укучысы 93 балл җыйган һәм дизайнерлыкка укырга керергә тели. «Татар мәдәниятен, татар орнаментларын таныту теләге бар, чөнки, минемчә, алар белән бик аз кеше таныш», – дип аңлатты ул.

Татар теленнән имтиханны Казан Түбән Кама, Биектау, Кайбыч, Мөслим, Актаныш һәм Әтнә районнарында, Чистай һәм Бөгелмә мәктәпләренең  унберенче сыйныф укучылары тапшырган.  Марат Әхмәтов тугызынчы сыйныф укучылары арасында туган телне сайлаучыларның күп булуын билгеләп үтте. Быел 5800  тугызынчы сыйныф укучысы татар теленнән имтихан тапшырды. Узган ел 4 мең укучы сайлаган була.

"Без татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханны сайлаучылар саны акрынлап артыр дип өметләнәбез, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. – Әлбәттә, алда зур эш тора. Әти-әниләр белән бергә көндәлек тормышыбызны милли мәдәнияткә якынайтырга, традицион кыйммәтләребезне, менталитетыбызны, гореф-гадәтләребезне, әхлагыбызны һәм туган телебезгә аерым мөнәсәбәтебезне сакларга тырышырга кирәк».

Марат Әхмәтов әйтүенчә, «милли кадрлар» әзерләү мәсьәләсе актуаль булып кала, хәтта милли университетка ихтыяҗ да арта. "Мин безнең башкалабызда аерым гуманитар яки педагогик университет булмавына бик үкенәм. Әмма киләчәктә бу вәзгыять өлгерер дип уйлыйм", - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Очрашуда республика парламенты җитәкчесе урынбасары чыгарылыш укучыларыннан нинди заманча авторларга өстенлек бирүләре, кайсы  югары уку йортына керергә җыенулары, мәктәп программасына өстәмә нәрсә кертергә кирәклеге, шулай ук укучыларның укытучылар белән дәрестән соң шөгылләнү ихтыяҗы булу-булмау белән кызыксынды.

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, быелгы имтиханның югары нәтиҗәлегендә, укытучыларның, сыйныф җитәкчеләренең, ата-аналарның һәм, әлбәттә, балаларның үзләренең хезмәте зур. «Без барысына да ирештек дип әйтергә, нәтиҗәләргә сокланырга иртәрәк әле, - дип ассызыклады Илсур Һадиуллин, - алда бик зур эшләр көтә. Туган телне саклау һәм үстерү буенча гомуми план кысаларында республика мәктәпләрен яңа буын дәреслекләр белән тәэмин итәргә кирәк. Шулай ук балаларны туган телне өйрәнүгә кызыксындырырга кирәк».

Моның өчен министр татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашулар оештырырга һәм Татарстан Язучылар берлеге белән тыгыз эшне җайга салырга тәкъдим итте.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International