Дәүләт Советы депутатлары катнашында түгәрәк өстәлдә гаиләне яклауның хокукый механизмнары турында фикер алыштылар

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе, 20:31

Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Никах, гаилә һәм закон: хокукый кырда традицион кыйммәтләрне ничек ныгытырга» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Әлеге  чарада экспертлар, юристлар, хакимият һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре  закон белән гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу һәм ныгыту турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл утырышында Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Светлана Захарова гаилә һәм никах мәсьәләләре комплекслы – хокукый яктан гына түгел, ә әхлакый-психологик яктан да якын килүне таләп итүенә басым ясады. "Без еш кына балалар, әниләр, әтиләрнең хокукларын яклау турында аерым сөйлибез. Әмма гаилә – ул бердәм организм. Бүген никахка 1990 нчы елларда, кыйммәтләр кризисы чорында туган кешеләр керә. Безгә балалар белән генә түгел, ата- аналар белән дә эшләү, гаилә институтын тулаем ныгыту мөһим», – дип билгеләп үтте профильле комитет рәисе.

Светлана Захарова шулай ук алимент түләү проблемасына да кагылды, шул исәптән ата-ана махсус  хәрби операция зонасына киткән очракларда да. «Ир - атлар СВО зонасына киткәндә, аларга алиментларны ничек түләргә дигән проблема туды, – диде ул. – Оборона министрлыгы моңа әзер түгел иде. Без федераль коллегалар белән бергә чишелеш таптык, әмма бу эшкәртүне таләп итә торган күп кенә мәсьәләләрнең берсе генә».

Түгәрәк өстәлнең модераторы, Иҗтимагый палатаның Хокук мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Тимур Какохо билгеләп үткәнчә, чара гражданнар һәм юристлар соравына җавап буларак оештырылган. "Кешеләр төрле сәбәпләр аркасында аерылыша, әмма төп сәбәпләрнең берсе – милек бәхәсләре. Никах килешүе активларны яклау өчен генә түгел, ә мөнәсәбәтләрне саклау өчен дә корал була ала", – дип саный Тимур Какохо.

Моның белән «Смарт Консалтинг» хокук департаменты җитәкчесе Эльвира Сабирова да килеште. Аның сүзләренә караганда, күп кенә парлар аерылышуның юридик нәтиҗәләрен судка эләккәнче аңламый. «Миңа еш кына аерылышу чигендәге парлар килә. Кайвакыт консультациядән соң кешеләр аерылышудан баш тарта, чөнки алар милек бүлүнең озак, кыйммәт һәм газаплы икәнен аңлыйлар. Ә алдан килешү төзүчеләр ешрак аңлы рәвештә никахлашалар", – диде  Эльвира Сабирова.

Дискуссиядә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтының өлкән укытучысы Светлана Кормильцева катнашты. Ул алимент түләмәү статистикасын китерде һәм бурычлыларны контрольдә тотуны катгыйландырырга тәкъдим итте. "Вәзгыять чыннан да кискен. 2023 ел белән чагыштырганда, 2024 елда түләмәүчеләр саны аз булса да  арту күзәтелә. Алимент түләмәү проблемасы актуаль булып кала, һәм аны хәл итү судларның, приставларның, закон чыгаручыларның һәм җәмгыятьнең уртак тырышлыгын таләп итә. Якын арада җинаять кодексында балалар караудан качкан өчен җаваплылыкны катгыйландыручы үзгәрешләр булырга мөмкин", –  дип билгеләде Светлана Кормильцева.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар мәхәббәт – ул гаилә нигезе, әмма хокукый механизмнар аны сакларга ярдәм итә дигән фикергә килделәр. Яңгыраган тәкъдимнәр арасында никах килешүләрен популярлаштыру, яшьләр белән эшне көчәйтү һәм аерылышуларны булдырмау өчен медиация программаларын үстерү бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International