Депутатларның округларда эшчәнлеге

2025 елның 4 июле, җомга, 14:10

Депутатларның сайлау округларында эшчәнленге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, бакчачылык ширкәтләре җитәкчеләре, "ПолитЗавод2025" проектында катнашучылар белән очрашты, дипломнар, аттестатлар тапшыруда катнаштылар, удмурт һәм чуваш халкының милли бәйрәмнәре "Гырон быдтон" һәм "Уяв"та булдылар.  

2 июльдә Максим Горький исемендәге Казан паркында шәһәр  мэриясе һәм Татарстан халыклары ассамблеясе оештырган «Шәҗәрә» фестивале ачылды. Чарада Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева һәм Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев катнашты. Шәһәр халкы һәм кунаклары Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре белән таныша алды: татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар һәм башкортлар. Йортларда сый-нигъмәтләр, кием-салым һәм музей артефактлары тәкъдим ителде. Бәйрәм кунаклары халык һөнәре буенча мастер-классларда катнаша һәм милли костюмнарда фотога төшә алды. Сәхнәдә Татарстанның төрле районнарыннан фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.

2 июльдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев һәм комитет рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов «Дубки», «Дубки-2» коммерцияле ублмаган бакчачылык ширкәтләре вәкилләре белән очрашу уздырдылар. Очрашу барышында күрсәтелгән бакча ширкәтләре әгъзаларының җир кишәрлекләренә милек хокукларын рәсмиләштерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүнең мөмкин булган юллары турында фикер алыштылар.

2 июльдә Росгвардиянең махсус бүлекчәсе Россиянең яңа төбәкләреннән хезмәт командировкасыннан кайтты. Чикне саклаучыларны Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова сәламләде һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Без сезгә ватаныбызны, безнең чикләрне саклавыгыз, ил эчендә гражданнарның иминлеген тәэмин итүегез өчен рәхмәтле" - дип билгеләде Ольга Воронова - "Безнең бурыч - хәрби хезмәткәрләргә, мобилизацияләнгән һәм аларның гаиләләренә максималь ярдәм күрсәтү".

1 июльдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина КНИТУ-КАИ каршындагы мәгълүмати технологияләр көллиятендә чыгарылыш кичәсендә булды, һәм уку йортын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән аларны кайнар котлады. Быел көллиятне ИТ-белгечлек буенча 210 кеше тәмамлый. Лилия Маврина барлык чыгарылыш укучылары да хезмәт юлын Татарстанда дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

30 июньдә бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев Биектау районына эш сәфәре кысаларында Шәпши һәм Яуширмә авылларында «Ура! Авылга!» проекты белән танышты.  Депутат проектта катнашучы балалар белән аралашты. Алар өчен татар телендә тематик дәресләр уздырылуын, анда халык музыка уен кораллары, татар моңнары һәм биюләргә кагылышлы дәресләр уздырылуын күрде.

30 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казанның яңа «Яратам» яшүсмерләр клубында «ПолитЗавод 2025» проектында катнашучылар белән очрашты. Депутат аларга Татарстанда социаль сәясәтнең ничек үсеш алуы турында сөйләде. Ясалма интеллект куллану практикасы,  сайлауларда яшьләрнең катнашуы, шулай ук торак алу мөмкинлегенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. "Мөһим темаларны күтәрүдән курыкмаган инициативалы яшьләрне күрүгә һәрвакыт шатланам. "ПолитЗавод" проекты чыннан да көчле. Хәзер ул федераль дәрәҗәдә үсеш алды! Татарстан егетләренең бөтен илгә күрсәтерлек тәкъдимнәре, идеяләре бар”, - диде Ольга Воронова.

29 июньдә Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә "Кояшлы йөрәкләр" хәйрия фонды тарафыннан оештырылган "Аналар дөньясы" фотопроекты җиңүчеләрен бүләкләүдә катнашты. Проектта сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларны тәрбияләүче 44 хатын-кыз катнашты. Фотокүргәзмә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итүгә, шулай ук катлаулы тормыш шартларында ана булуның уңай образын формалаштыруга юнәлтелгән. Фотоларда ана булу - хөкем карары түгел, ә мәгънә һәм мәхәббәт белән тулы аерым миссия булуын күрсәтә. Чара кысаларында балалар һәм өлкәннәр өчен иҗади мастер-класслар һәм талантлы балалар катнашында концерт узды.

28 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Балтач муниципаль районының Чепья авылында узган «Гырон быдтон» удмурт халык бәйрәменең хөрмәтле кунагы булды. Чарага фольклор коллективлар, гармунчылар, удмурт гаиләләре конкурслары лауреатлары, шулай ук Удмуртия һәм Киров өлкәсе делегацияләре килде. Бәйрәмдә традиция буенча  удмуртларның тормышын һәм көнкүрешен тәкъдим иткән милли ишегаллары, милли уеннар, мавыктыргыч спорт ярышлары, декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре күргәзмәләре оештырылган иде.

29 июньдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов Татарстанның Нурлат районында узган «Уяв» чуваш мәдәнияте  бәйрәмендә булдылар. Бу бәйрәм гадәттәгечә халык кәсепләре ярминкәсен үз эченә ала, декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре күргәзмәсе, мастер-класслар, чуваш ризыклары тәкъдим ителде.  "Уяв элеккеге кебек үк югары дәрәҗәдә оештырылган һәм тирән эчтәлекле, җылы һәм дустанә мохиттә узды", - диде депутатлар.

29 июньдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Мәскәүдә Коммунаркада узган татар милли бәйрәме Сабантуйда катнашты. Оештыручылар әйтүенчә, Коммунаркадагы Сабантуй - ул милли бәйрәм генә түгел, ә дуслыкны, татулыкны, традицияләргә ихтирамны, буыннарның дәвамлылыгы һәм Россия халкының бердәмлеге символы. Россиянең барлык халыклары һәм конфессияләре вәкилләрен берләштерүче масштаблы вакыйга.

28 июньдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Кайбыч районы чыгарылыш укучыларын мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлады һәм аларга алдагы тормышларында зур уңышлар теләде. Депутат Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә тантаналы рәвештә чыгарылыш укучыларына урта белем турында медальләр һәм аттестатлар тапшырды.

28 июньдә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев Әтнә районына эш сәфәре кысаларында районда соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашты һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларын аттестат алулары белән котлады һәм алдагы тормышларында уңышлар теләде.

28 июньдә Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Буа һәм Тәтеш районнарында соңгы кыңгырау бәйрәмнәрендә булды һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына киләчәктә дә уңышлар теләде.

28 июньдә Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин һәм Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров Кама Тамагы районында соңгы кыңгырау бәйрәмнәрендә катнаштылар. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне уңышлы тәмамлаулары һәм урта белем турында аттестат алулары белән чын күңелдән котлады. Шул ук көнне депутатлар “Аргамак” балаларны савыктыру лагеренда булды. Сәфәрләренең төп максаты - балигъ булмаганнарның яшәү шартларын бәяләү һәм балалар ялы һәм сәламәтләндерү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәүне контрольдә тоту.

28 июньдә Россия яшьләре көнендә Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова “Елмай” паркында “Рок-Волна 2025” Бөтенроссия рок-музыка фестивалендә катнашучыларга һәм кунакларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. «Яшьләргә ярдәм итү, үстерү һәм тормышта үз юлларын табу өчен шартлар тудыру теләсә-кайсы ил өчен уңышлы киләчәкнең нигезе булып тора! "- диде депутат.

27 июньдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов Баулы чыгарылыш укучыларына «Укуда аерым уңышлар өчен» медальләрен тапшырды. Уку алдынгыларын бүләкләү тантанасы район мәдәният йортында узды. Шулай ук депутат балаларны һәм яшьләрне оештыру һәм сәламәтләндерү өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту максаты белән «Иволга» балалар сәламәтләндерү лагеренда һәм «Ласточка» балалар ял итү учреждениесендә булды.

27 июньдә Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов Алабуга федераль университеты институтының «Университетская» гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшыру тантанасында катнашты, чыгарылыш укучыларын укуын тәмамлау белән котлады һәм алга таба уңышлар теләде.

27 июньдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Яр Чаллы шәһәре чыгарылыш укучыларын аттестат атулары белән чын күңелдән котлады.  

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International