Комитетта архив эше турында сөйләштеләр

2020 елның 11 марты, чәршәмбе, 16:26

Бүген парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Татарстан Республикасында архив эше турында» законның  ни рәвешле гамәлгә ашырылуы  хакында сөйләштеләр.

Бу нисбәттән Татарстанның  Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 2019 елда архив эше үсешенә 220 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Ел саен республика архивларына саклауга уртача 45 мең эш килеп ирешә, шул исәптән юридик актлар, гражданнарның килеп чыгышы, ликвидиацияләнгән оешмаларның шәхси составлары турында документлар.

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты «Госманлы империясе архивында Казан турында» җыентыгын тәкъдим итәргә әзер, дип белдерде Гөлнара Габдрахманова.  Ул бу проект буенча Төркия белән килешү төзелгәнен әйтте. Хезмәттә Россиянең Госманлы империясе белән багланышлары турындагы мәгълүмат та урын алачак. «Мәдәният идарәсе белән берлектә, Госманлы архивы белән әзерләнгән китапны тәкъдим итүгә әзерләнәбез, җыентык әзер», — диде.

Гөлнара Габдрахманова Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдәге татарлар тарихы буенча документлар турында мәгълүматлар кертелгән юлкүрсәткеч әзерләнгәнен дә хәбәр итте. Бу хезмәттә татарлар тарихы буенча кайсы архивта күпме документ булуы язылган. Бу документны бастырып чыгару өчен конкурс үткәреләчәк.

Комитет рәисе татар халкы тарихы буенча нинди дә булса архив документлары булган төбәкләр белән килешүләр төзелгәнен белдерде.

Депутатлар Ркаил Зәйдуллин һәм Рамил Төхвәтуллин күренекле мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләренә бәйле цифрлаштырылган материалларны Интернет киңлекләрендә киңрәк күрсәтү әһәмиятен билгеләп уздылар. Татар музыка сәнгатен саклап калу һәм аның ядкәрләрен халыкка җиткерү мөһимлегенә басым ясадылар.

Архив документлары аша реаль тормышны күрсәтүне активлаштырырга кирәк, дип белдерде комитет каршындагы эксперт советы рәисе Индус Таһиров.

Аның фикеренчә, телевидениедә дә җыр-биюләр генә түгел, безнең реаль тормыш чагылыш табарга тиеш. «Татарстанның 100 еллыгы турында сүз алып барабыз, бу 100 ел ничек узганын әле тулысы белән күрсәткәнебез юк. Телевидениедә караңгы якларын түгел, якты якларын гына күрсәтәләр. Ә шулкадәр фаҗигале фактлар бар бит», — диде Индус Таһиров журналистларга.

Галим башка республикалар, элекке союздаш республикаларның архивлары белән багланышларны киңәйтергә киңәш итте. «Архивлар киләчәккә тәрәзә ача. Архивларда күләмле эшләр башкарыла. Бүген архивистлар буыннан буынга үз тәҗрибәләрен өйрәтеп калдырырга тиеш», — дип әйтте Индус Таһиров.

Комитет Татарстан Министрлар Кабинетына һәм Архив эше буенча дәүләт комитетына әзерләгән күрсәтмәләр арасында район-шәһәрләрдә архив бүлекләренә өстәмә штат берәмлекләре бүлеп бирү, фән, сәнгать, мәдәният әһелләренең шәхси архивларын ачыклау һәм саклап калу буенча эшче төркем төзүгә кагылышлылары бар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International