Дәүләт Советы депутатлары балигъ булмаганнарга бензин сатуны чикләргә кирәк дип саный

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе, 12:19

Бүген Дәүләт Советы утырышында республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ балигъ булмаганнарга автомобиль бензины сатуны чикли.

Балигъ булмаганнарга автомобиль бензинын сатуны чикләү юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның җәрәхәтләнүен киметү һәм техник хәрәкәтләнү чараларында (мопедларда, квадроциклларда, питбайкларда һәм башка мототранспортта) гомумфайдаланудагы юлларга чыгучы балигъ булмаганнарның юлларда һәлак булуын булдырмау максатларында билгеләнә. Транспорт чарасының ягулык багына автомобиль бензинын салганда уналты яшькә җиткән, транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булган затларга аны ваклап сату искәрмә булып тора. 

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова аңлатканча, бер үк вакытта әлеге чикләүне үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләргә тәкъдим ителә.

Гражданнар өчен – өч мең сумнан биш мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр, юридик затларга –  йөз мең сумнан йөз илле мең сумга кадәр штраф каралган. "Мондый чикләүнең зарурлыгы автомобиль юлларында файдалану өчен каралмаган мототранспортта гомуми файдаланудагы юлларга чыгучы балалар санының артуы белән бәйле, – дип ассызыклады Светлана Захарова. – Балаларның хәрәкәт куркынычсызлыгы турында белемнәре юк яки аларны белә торып бозалар”.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсе мәгълүматы буенча, 2024 елда мототранспорт һәм балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны 2023 ел белән чагыштырганда 40% ка, үлүчеләр саны өч тапкырга арткан.

2023 елда 16 яшькә кадәрге бер бала һәлак булган, 2024 елда – 3 бала. 2025 елның 25 июненә Татарстан Республикасында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 15 юл-транспорт һәлакәте булган.

«Безгә мондый категория кешеләр өчен ягулык сатуны чикләгән  автозаправка станцияләреннән мөрәҗәгатьләр килде, әмма бу закон тарафыннан җайга салынмаган», – дип ачыклык кертте Светлана Захарова. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International