Республика Хөкүмәтендә сенаторлар һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашу узды

2025 елның 18 июле, җомга, 13:03

Бүген республика Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән киңәшмәдә шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов депутатларга һәм сенаторларга башкарган эшләре һәм федераль дәрәҗәдә проектларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук депутатлар корпусын республика өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә эшне дәвам итәргә чакырды. Рөстәм Миңнеханов парламентарийларның республика өчен мөһим карарлар кабул итүгә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте: Зәй районында яңа «Яшел Үзән» махсус икътисадый зонасы төзү, Менделеевскида инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү, 1119 программасы кысаларында федераль акчаларны җәлеп итү.

«Безнең очрашу махсус хәрби операция дәвам иткән һәм кабат көчәеп киткән халыкара киеренкелек шартларында уза, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  – Болар барысы да бездән билгеләнгән планнарны тормышка ашыру, илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын, социаль йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итү өчен бергәләп эш итүне таләп итә».

Очрашу кысаларында республика Рәисе халык тарафыннан сайланучыларның төп миссиясе – халык белән даими хезмәттәшлек итү, аларның проблемаларын хәл итү һәм мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирү икәнлегенә игътибар итте. «Урыннардагы вәзгыятьне өйрәнергә, сайлаучыларның наказларын үтәргә,  элемтәдә торырга кирәк. Теләсә нинди мәсьәлә – көнкүреш кыенлыкларыннан алып системалы проблемаларга кадәр – игътибар һәм төгәл гамәлләр таләп итә», – дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.

Ул республика предприятиеләре белән эшләүгә аерым игътибар бирергә: хезмәт коллективлары белән даими очрашырга, җирле производстволарны үстерүгә федераль ярдәм җәлеп итүдә булышырга чакырды. «Кешеләр белән турыдан-туры әңгәмә аша гына аларның реаль ихтыяҗларын аңларга мөмкин. Безнең бөтен көчебез бер нәрсәгә – Татарстан һәм анда яшәүчеләрнең иминлегенә юнәлдерелергә тиеш», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе шулай ук депутатларны республика министрлыклары белән берлектә инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен күзәтүне дәвам итәргә кушты. «Хәзер федераль дәрәҗәдә киләсе елга бюджет проектлауларын әзерләү башланды, безнең тәкъдимнәрне эшләү мөһим», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүгенге катлаулы шартларда хакимиятнең барлык органнарының бердәм гамәлләре нәтиҗәсендә республика икътисады уңай тенденцияләр күрсәтә. «Басым ясап әйтәм, бюджетның тотрыклылыгы һәм баланслылыгы, социаль йөкләмәләрнең үтәлеше 2025 елда 12 илкүләм проект һәм 48 республика программасы буенча планнарыбызны тормышка ашыруга бәйле. Реаль секторга, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм, халыкны, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен социаль яклау мәсьәләләре актуаль булып кала», – диде парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың закон чыгару инициативаларын алга алып бару мәсьәләләренә аерым тукталды. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында 3 закон проекты карала. Ике закон проекты Россия парламентының түбән палатасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән инде. Сүз аучылык кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар күләмен арттыру, шулай ук конституцион корылыш нигезләренә, илнең дәүләт һәм иҗтимагый иминлегенә каршы юнәлдерелгән административ эшләрне карау турында бара.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, соңгы сайлау кампанияләре барышында гражданнарның наказларын үтәү һәм округларда эшләү актуаль булып кала. Автомобиль юлларын ремонтлау һәм төзүгә, транспортка, социаль өлкәгә, торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына кагылышлы 5456 наказның 75% тан артыгы үтәлгән. «Алга таба да тизлекне киметмәвегезне сорыйм», – дип ассызыклады парламент җитәкчесе.

Россия Федераль Собраниесенең Татарстан депутациясе белән очрашулар традициягә әйләнде. Республикада 18 эшче төркем эшли, аларның һәрберсен кураторлык итүче депутат җитәкли. Эшче төркемнәр составына республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшче төркемнәр эшчәнлегенә гомуми җитәкчелекне һәм координацияне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башкара. Эшче төркемнәр эшчәнлегенең төп юнәлешләре – илкүләм проектларда һәм дәүләт программаларында катнашу аша Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү, республиканың закон чыгару инициативаларын алга сөрү, гражданнарның наказларын тормышка ашыру.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International