Казанда Мәрьям Ана иконасының могҗизалы образы пәйда булу көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы литургия булды

2025 елның 21 июле, дүшәмбе, 16:40

Бүген Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казан соборында Казан Мәрьям Ана иконасының могҗизалы образы пәйда булу көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы литургия үткәрде. Гыйбадәт кылу алдыннан Казан Кремленең Благовещение соборыннан Казан Богородица монастыре соборына кадәр тәре йөреше үткәрелде. Чараларда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Гыйбадәт кылу Богородицага багышланган шигырьләр укудан башланды. Бәйрәм кысаларында монастырьда хәйрия ярминкәсе һәм традицион «Ак чәчәк» акциясе узды. Волонтерлар кәгазь чәчәкләр ясадылар, аларны сатудан кергән акча мохтаҗларга ярдәмгә китәчәк.

Гыйбадәт тәмамлангач, Патриарх Казан иконасы янында дога кылды, аннары чарада катнашучы  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, аның  мөселманнарга һәм православия динен тотучыларга бердәм ихтирамлы булуын билгеләп үтте.  “Нәкъ менә шуның өчен без сезне хөрмәт итәбез”, – диде Патриарх.

Патриарх Кирилл ассызыклаганча, Татарстанда конфессияара хезмәттәшлекнең уникаль тәҗрибәсе бар. "Әлеге матур бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Бу Мәрьям Ана хөрмәтенә иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе. Шундый матур ки, биредә, әлеге могҗизалы образ табылган Казанда, шушы мөбарәк храмда без аңа мактау яудыра алабыз һәм аның япмасы астында православие динендәгеләр дә, мөселманнар да тыныч яши», – дип ассызыклады Патриарх.

Аннары ул Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның җирләнгән урынында булды, кабергә чәчәкләр салды һәм гыйбадәт кылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International