Депутатлар округларда

2025 елның 25 июле, җомга, 15:25

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, яңа фатирга күчүчеләргә ачкычлар тапшырдылар, республиканың муниципаль районнарында балаларны савыктыру лагерьларында булдылар, халык бәйрәмнәрендә катнаштылар.

22 июльдә Дәүләт Советы депутатлары Руслан Нигъмәтулин һәм Олег Николаев Чаллы епархиясенең Воскресенск кафедраль соборы нигезенә таш салуда катнаштылар.  Гыйбадәтханәне Тынычлык проспекты һәм Халыклар дуслыгы урамы киселешендә төзү планлаштырыла.

21 июльдә Дәүләт Советы депутаты Ирек Ханипов Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов белән яңа фатир ачкычларын тапшырды. Ун катлы йорт социаль ипотека программасы буенча "Татнефть" ГАҖ  хезмәткәрләре өчен төзелгән. 23 гаилә яңа фатирга күчте. Программа кысаларында 60 фатирлы ике йорт төзелгән.  Предприятие хезмәткәрләре ике һәм өч бүлмәле фатирларда яшәячәк. Йортларда автомат рәвештә янгын сүндерү, энергия ресурсларын куллануны исәпкә алу мәгълүматларын автоматлаштырылган рәвештә җыю һәм тапшыру системалары каралган.

19 июльдә Пенза өлкәсендә «Сабантуй» татар халык бәйрәме узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән мәйдан кунакларын Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов котлады. 

Быел Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңү юбилеена аерым игътибар бирелде. Хәрби-патриотик күргәзмәдә кунакларны заманча корал һәм хәрби техника үрнәкләре көтте, теләгән һәркем кыр кухнясында карабодай боткасыннан авыз итә алды.

Бәйрәмне оештыруда Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районы актив катнашты. Район коллективы татар халкының байлыгын һәм тарихын күрсәткән хуҗалыклар оештырган иде, кунаклар матур милли киемнәрне күрде, традицион ризыклардан авыз итте һәм халык биюләреннән ләззәт алды. Чараның мөһим өлеше иҗади номерлар һәм спорт ярышлары булды.  Тантаналы чараларда шулай ук Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашты.

18 июльдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова гражданнарны дистанцион кабул итте. Кабул итүгә Казан шәһәренең Авиатөзелеш районының  Изге Ксения храмы настоятеле Александр атакай  мөрәҗәгать итте. Кабул итү барышында гыйбадәтханәнең торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүдә һәм гыйбадәтханә территориясендә парковка урыннары оештыруда мөмкин булган ташламалар бирү мәсьәләсе күтәрелде.

Депутатка шулай ук Казанда яшәүче хатын баланы башка уку йортына күчерү турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгатьләр дә игътибар белән каралды һәм эшкә алынды.

18 июльдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 58 нче утырышында катнашты. Утырыш барышында районның социаль-икътисади үсеше, аерым алганда, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның эшчәнлеген оештыру һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре каралды. Утырыш барышында шулай ук җир ресурсларыннан рациональ файдалану, мәгарифне үстерү комплекслы программасын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат тыңланды.

Моннан тыш, балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтлеген тәэмин итү өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту максатларында депутат Яңа Чишмә авылыннан 10 чакрым ераклыкта урнашкан «Факел» балаларны савыктыру лагеренда булды.

15 июльдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Мөслим муниципаль районында булды. Сәфәр барышында Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин белән алар район биналарындагы урам күрсәткечләрен һәм элмә такталарны бизәлешләрендә бертөрлелек, шулай ук татар һәм рус телләрендәге текстларның тәңгәллеген тикшерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International