Рәсим Баксиков "Олимп" лагере балалары белән аралашты

2025 елның 28 июле, дүшәмбе, 16:01

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Алексеевск районының “Олимп” палатка лагеренда ял итүче балалар белән аралашты.

Балалар Рәсим Баксиковның батырлыгы тарихын зур кызыксыну белән тыңладылар, сугышчан көннәр һәм батырлык символына әверелгән "Алёша" легендар танкы турында белделәр. Әмма иң мөһиме  –  кыюлык, патриотизм һәм рухи көч үрнәге булган кеше белән якыннан аралашу.

Рәсим Баксиков яшь буынга мөһим теләкләр юллады: “Белемне бәяләгез – белем  теләсә нинди ишекләрне ача. Уңыш үз өстеңдә эшләүдән  башлана. Максатчан булыгыз – үз-үзегезгә ышаныч авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә ".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International