Закон үз көченә керә

2025 елның 29 июле, сишәмбе, 10:39

Дәүләт Советының унберенче утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Үзгәрешләр үсмерләргә бензин сатуны тыюны, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү өчен җыелган акчаны саклый торган банкларның ышанычлылыгын арттыру, республикада гаилә эшмәкәрлеген үстерү мәсьәләләрен җайга салу, шулай ук Түбән Кама районындагы аерым җирлекләрнең чикләрен үзгәртүне күздә тота.  

Үсмерләргә бензин сату тыела

2025 елның 3 августында «Татарстан Республикасының аерым закон актларына балигъ булмаганнарга автомобиль бензинын сатуны чикләүне билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 53-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә. Документта балигъ булмаганнарга автомобиль бензины сатуны тыю каралган. Әлеге чикләү балаларның юлларда җәрәхәтләнү очракларын киметү, мопедларда, квадроцикл, питбайк һәм башка мототранспортта зур юлларга чыгып, һәлакәткә юлыгуларын булдырмау максатында билгеләнә. Фәкать транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булган уналты яшькә җитүчеләргә генә ягулык салу өчен автомобиль бензинын ваклап сату рөхсәт ителәчәк.

Бер үк вакытта әлеге чикләүне үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләнгән. Гражданнар өчен – өч меңнән биш мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – утыз меңнән илле мең сумга кадәр, юридик затлар өчен йөз меңнән йөз илле мең сумга кадәр штраф каралган.

Чикләүнең зарурилыгы автомобиль юлларында файдалану өчен каралмаган мототранспортта зур юлларга чыгучы балалар саны артуга бәйле. Балалар имин хәрәкәт кагыйдәләрен белми яки аларны белә торып боза.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе мәгълүматлары буенча, узган елда мототранспортка утырган балаларның юлларда һәлакәтләргә юлыгу очраклары 2023 ел белән чагыштырганда – 40 процентка, үлүчеләр саны өч тапкыр арткан.

Капиталь төзекләндерү өчен җыелган акча ышанычлырак саклана

2025 елның 14 декабрендә «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында» 50-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә. Документ кредит оешмаларын сайлап алуга, шул исәптән капиталь ремонт фондының махсус счетларын ачуга карата, федераль дәрәҗәдә бердәм таләпләр билгеләүгә бәйле рәвештә эшләнгән.

Банклар илкүләм рейтинг шкаласы буенча кредит рейтингына карап сайлап алыначак. Шул рәвешле күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү өчен җыелган акчаны саклый торган кредит оешмаларын ышанычлыракка әйләндерү күздә тотыла.

Гаилә эшкуарлыгын үстерүдә үзгәрешләр

2025 елның 3 августында «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында 52-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә. Законга гаилә предприятиесе төшенчәсе кертелгән. Ул законда билгеләнгән шартларга (алар арасында – гаилә әгъзаларының җитештерү яисә кулланучылар кооперативы, крестьян (фермер) хуҗалыгы эшчәнлегендә, хуҗалык ширкәтләренең һәм җәмгыятьләренең устав (җыелма) капиталында катнашырга тиешлеге; гаилә әгъзаларының мондый предприятиеләрдә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашырырга тиешлеге) җавап бирә торган кече һәм урта эшкуарлык субъекты буларак аңлатыла. Гаилә әгъзалары даирәсенә ир белән хатын, ата-ана һәм балалар, әби-бабай һәм оныклар, абый-апалар керә.

«Гаилә предприятиеләре ваклап сату, терлекчелек, туризм, җәмәгать туклануы кебек барлык тармакларда эшләп килүгә карамастан, бездә статистика буенча төгәл генә мәгълүматлар юк. Барыннан да элек, законнарда гаилә бизнесының рәсми статусы билгеләнмәүгә бәйле бу. Моннан тыш бүген гаилә эшмәкәрлегеннән файдалануның ниндидер стратегиясе дә юк», – дип билгеләп үткән Дәүләт Советы утырышында депутат Рузилә Тимергалиева.

Шулай ук республиканың гаилә предприятиеләре реестрын төзү күздә тотыла. Аны төзү һәм кече яисә урта эшкуарлык субъектын гаилә предприятиесе дип тану тәртибен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләячәк.

Әйтергә кирәк, республикада гаилә эшен үстерүдә тәүге адым булачак бу. Аның бизнеста катнашучы гаилә әгъзаларын үз компанияләрендә рәсми эшкә урнаштыруга этәргеч бирәчәге һәм гаилә кыйммәтләрен саклап калу өчен буыннан-буынга тәҗрибә тапшыруга ярдәм итәчәге күздә тотыла.

Түбән Кама районы җирлекләренең чикләре үзгәрә

2025 елның 17 ноябрендә «Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 55-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә. Закон төбәк әһәмиятендәге объектларны – «ашлыкны тирәнтен эшкәртү һәм DL-метионин җитештерү комплексы»н һәм «җитештерү-логистика хабы»н урнаштыру мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән.

Документта «Түбән Кама шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясенең бер өлешен «Прости авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге составына тапшыру, шулай ук «Афанас авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясенең бер өлешен «Түбән Кама шәһәре» муниципаль берәмлеге составына тапшыру каралган.

Прости авыл җирлеге составына Түбән Кама сәнәгать узелы тирәсендәге, «Түбән Кама техуглерод» акционер җәмгыятенең сәнәгать предприятиеләре һәм «Жарков» 110 кВ бүлү подстанциясе янындагы 171 гектарга якын җир тапшырыла.

Шәһәргә исә Афанас авыл җирлегенең Түбән Кама йөк порты һәм «Түбән Кама нефтехим» гавами акционер җәмгыятенең биологик чистарту корылмалары урнашкан җирләре бирелә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International