Татарстан Курск өлкәсенә чираттагы гуманитар йөк җибәрде

2025 елның 29 июле, сишәмбе, 11:26

Бүген Казаннан Курск өлкәсенә чираттагы гуманитар ярдәм китте. Бу инде «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәтеннән 17 нче гуманитар ярдәм җибәрү. Бу хакта Дәүләт Советы депутаты, «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов сөйләде.

"Татарстан Рәисе кушуы буенча һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме белән «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте Курск өлкәсендә яшәүчеләргә чираттагы гуманитар йөк партиясен җибәрә. Гуманитар ярдәм Курск өлкәсе җитәкчелеге белән килештереп формалаштырылды", – диде  Ринат Фазылов.

Йөк республика халкы көче белән җыелган. Гуманитар ярдәм составына гигиена чаралары, көнкүреш химиясе кергән. Йөкне беренче чиратта чик буе районнарына һәм вакытлыча урнаштыру пунктларына китерәчәкләр.

"Без беләбез, безнең гаскәрләр Курск өлкәсенең чик буе районнарын азат иттеләр, әмма тыныч халык вакытлыча урнашу пунктларында торуларын дәвам итә. Аларның кайтыр җирләре юк, йортлары юк. Алар арасында өлкән яшьтәге гражданнар да бар", – диде Ринат Фазылов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International