Рәсим Баксиков Яшел Үзәндә социаль объектларда булды

2025 елның 6 августы, чәршәмбе, 09:37

Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Яшел Үзән муниципаль районында  эш сәфәрендә булды. Татарстан Республикасы  хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән бергә алар "Гнездышко" социаль приютында, шулай ук капиталь ремонт тәмамланган Мәшгульлек үзәгендә булдылар.

"Гнездышко" социаль приютында Рәсим Баксиков һәм Эльмира Зарипова хезмәт күрсәтү шартларын тикшерделәр һәм кече төркем укучылары белән сөйләштеләр. Хәзер приютта янгын сигнализациясен монтажлау эшләре бара.

"Бу бик мөһим, чөнки мондый учреждениеләр тулысынча куркынычсыз булырга тиеш. Янгыннан саклауның ышанычлы системасын тәэмин итеп, без балаларның яшәве һәм үсеше өчен куркынычсыз шартлар тудырабыз ", – дип билгеләп үтте министр.

Аннары алар Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булдылар, анда  күптән түгел ремонт тәмамланган . "Кадрлар" илкүләм проекты кысаларында Татарстанның мәшгульлек хезмәте модернизацияләнә. Моның өчен 833,6 млн сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 175 млн сум – республика бюджетыннан.

"Идел" реабилитация үзәгендә кунаклар психик тайпылышы булган инвалид яшьләр белән сөйләштеләр. Аларны биредә киләчәктә үзләрен мөстәкыйль итә торган эшләргә өйрәнәләр: кием-салым һәм аяк киеме турында кайгырту, көнкүреш техникасын куллану, гади ризыклар пешерү, өстәл әзерләү.

Узган ел тернәкләндерү курсын 86 кеше узган, шул исәптән психик авырулары булган кешеләргә исәпләнгән интернат – йортлардан 72 кеше.

Узган елдан "Идел" үзәге даими кайгыртуга мохтаҗ  СВО сугышчыларына ярдәм итә. Визит барышында Рәсим Баксиков махсус операциядә катнашучылар белән аралашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International