Мәгъсүм Сәлахов гражданнар кабул итте

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе, 11:29

Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов читтән торып гражданнар кабул итте. Депутатка Нурлат муниципаль районы халкы мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләр Нурлатта Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте бүлеген төзекләндерү, йорт яны территориясен карап тоту һәм спорт комплексын төзү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Шушы көннәрдә генә җәмәгатьчелек урнашкан филиал бинасында Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин ярдәме белән тәрәзәләр алыштырылды, яңа ишекләр урнаштыру һәм идән капламын ремонтлау көтелә. Төбәк сукырлар җәмгыяте урнашкан бина үзе 1952 елда төзелгән.  Сукырлар җәмгыяте 240 кешене Нурлат, Аксубай һәм Чирмешән районнарында берләштерә, шуларның 100дән артыгы - нурлатлылар.

Депутат Мәгъзүм Сәлахов әлеге мөрәҗәгатьне шәхси контрольгә алды.

Кабул итүгә шулай ук 86 яшьлек Рафаил Әүхәдиев мөрәҗәгать итте. Өлкән яшьтә булуына карамастан, пенсионер район тормышында актив катнаша. Аның әйтүенчә, ул яшәгән йортта подъезд янындагы эскәмияләр, чүп контейнерлары һәм ишегалдында пенсионерларның ял итү өчен мәйданчыклар җитми. Моннан тыш, мөрәҗәгать итүче фикеренчә, районга бассейнлы өстәмә спорт комплексы кирәк.

 Мәгъзүм Сәлахов Рафаил Әүхәдиевкә активлыгы һәм битараф булмавы өчен рәхмәт белдерде, әлеге сорау администрациягә һәм идарәче компаниягә җиткереләчәген билгеләп үтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International