Депутатларның округларда эшчәнлеге

2025 елның 8 августы, җомга, 14:09

Сайлау округларында Дәүләт Советы депутатларының эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, балалар сәламәтләндерү лагерьлары эше белән таныштылар, социаль объектларда булдылар.

8 августта Дәүләт Советы депутаты, Казан хосписы генераль директоры Владимир Вавилов төбәк иҗтимагый кабул итү үзәгендә  гражданнарны кабул итте. Депутатка Казанда яшәүче хатын-кыз онкология авыруын дәвалау өчен кыйммәтле дару сорап мөрәҗәгать итте. Сөйләшү барышында Владимир Вавилов, мондый препаратларны табиблар комиссиясе билгели, шуннан соң гына алар РКОД хисабына сатып алына дип аңлатты.

6 августта законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков компенсация түләүләренең Республика матди ярдәм үзәгендә булды. Депутат үзәкнең эше һәм күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары белән танышты.

5 августта Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин Нурлат районында гражданнарны кабул итте. Депутатка эшкә урнашуда яки инвалидлыкны рәсмиләштерүдә ярдәм итү турында сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.  Шамил Яһудин мөрәҗәгатьнең эшкә алыначагын әйтте.

4 августта Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин Лаеш районының «Волга» яшьләр үзәгендә балаларның ял итү шартлары белән танышты. Визит барышында депутат санитария нормаларының үтәлешен, туклануны оештыруны, комплекслы куркынычсызлыкны тәэмин итүне тикшерде һәм медицина пунктларында булды. Дмитрий Самаренкин шулай ук үзәк хезмәткәрләре белән аралашты һәм җитәкчелек белән балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре турында сөйләште.

3 августта Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин Нурлат районының сукырлар җәмгыятендә булды һәм хәзер ремонтлана торган бинаны карады. Моңарчы нурлатлылар депутатка ремонт эшләрендә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән булалар. Шамил Яһудин мондый ярдәм күрсәтте. Хәзерге вакытта тәрәзәләр алыштырылган, яңа ишекләр кую һәм идәнне ремонтлау көтелә. Сукырлар җәмгыяте Нурлат, Аксубай һәм Чирмешән районнарының 240 кешене берләштерә, шуларның 100 дән артыгы – нурлатлылар. "Без Шамил Габделхаевичка мөрәҗәгать иттек. Ул озакка сузмыйча безнең оешмада булды, эшләрнең торышы белән шәхсән танышты һәм беренче эшләрне башкаруда ярдәм итәргә ышандырды. Шушы көннәрдә эшчеләр өч тәрәзәне алыштырды. Моннан тыш, алар яңа ишек урнаштырачак һәм алгы бүлмәдә һәм кухняда идәнгә капиталь ремонт ясаячаклар», – дип сөйләде бүлекчә җитәкчесе Мария Кузьмина.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International