Марат Әхмәтов Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлекнең барышы белән танышты

2025 елның 12 августы, сишәмбе, 17:49

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Яшел Үзән муниципаль районында булды. Быел Татарстанда күренекле татар мәгърифәтчесе, галим-энциклопедист, педагог һәм язучы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Сәфәр барышында Марат Әхмәтов язучының кече ватанында – Кече Шырдан авылында булды.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов белән бергә Марат Әхмәтов Каюм Насыйриның тууына әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар планын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты.

Кече Шырданда Каюм Насыйриның кече ватанын торгызу– территорияне төзекләндерү, асфальт түшәү эшләре алып барыла.  Депутатлар Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексында һәм 2021 елда мәдәни мирасны саклау өчен ачылган музей-китапханәдә булдылар.

Михаил Афанасьев әйтүенә караганда, авылда 100 урынлык клуб төзү һәм туристлык экскурсияләрен оештыру планлаштырыган.

Атаклы татар галиме, язучы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри 14 февральдә Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында туган. Ул гомерен фәнни белемнәрне таратуга багышлаган һәм гуманитар фәннәр үсешенә зур өлеш керткән. Каюм Насыйри хәзерге татар әдәби теленә нигез салучы һәм Казан уку йортларында татар һәм рус телләре укытучысы буларак билгеле.

Казанда, Иске Татар бистәсендә галим исеме белән урам аталган, шулай ук музей-утар ачылган. Яшел Үзәндә Каюм Насыйри исемендәге урам бар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International