Депутатларның округларда эшчәнлеге

2025 елның 15 августы, җомга, 15:25

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар балалар лагерьларында булдылар, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында мәктәп портфельләрен тапшырдылар. Балалар сәнгать мәктәбе ачылышында катнаштылар, шулай ук республиканың социаль учреждениеләрендә булдылар.

14 августта Әтнә районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе узды. Район башлыгы Рөстәм Хисамиев һәм бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев мохтаҗ гаиләләрдәге беренче сыйныф укучыларына һәм СВОда катнашучыларның балаларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.

Шул ук көнне Камил Ногаев "Чулпан" сәламәтләндерү лагеренда булды, балалар һәм әйдаманнар белән аралашты, балаларның ялын оештыру шартлары белән танышты.

13 августта социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Яр Чалы шәһәрендә Ренат Акчурин исемендәге «Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе" хезмәт коллективы белән очрашты. Очрашуда учреждениенең беренче яртыеллыктагы эшенә йомгак ясалды. Бүген ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе - Татарстан һәм Россиянең динамик рәвештә үсүче күп профильле медицина үзәге, ул Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасының Төньяк-Көнчыгыш районнарында яшәүче 1.3 млн кешегә тәүлек буе кичектергесез, шул исәптән югары технологияле, медицина ярдәме күрсәтә.  

13 августта торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин эш сәфәре белән Чүпрәле муниципаль районында булды, анда Яңа Чокалы, Иске Чокалы һәм Яңа Элмәле торак пунктларында яшәүчеләр белән очрашу үткәрде. Авыл халкы юлларга, шулай ук авыл клубларына капиталь ремонт ясау кирәклеген әйтте.

13 августта Казанда «Балачак җыры» балалар җыр бәйгесенең алтынчы сезоны җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау, үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды. Тантанада шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов һәм Илшат Әминов катнашты.

Конкурс өч этапта узды. Беренче этапта, 7 апрельдән 20 июльгә кадәр, гаризалар кабул ителде. Быел конкурс зур кызыксыну уятты - Россиянең төрле төбәкләреннән 80гә якын гариза килгән. Жюри 20 җыр сайлап алды, шуннан соң 24 июльдән 31 июльгә кадәр «ШАЯН ТВ» телеканалы сайтында онлайн-тавыш бирү узды. Анда 15000 нән артык кеше катнашты, аның нәтиҗәләре буенча 10 кеше ярымфиналга чыга.  Утырыш нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче сайлап алынды.

12 августта Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм социаль мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы сессиясе эшендә катнаштылар. Казан шәһәре Думасы депутатлары үз эшләренә йомгак ясады, шәһәрне стратегик планлаштыру һәм уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш башланыр алдыннан Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә  республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды. Шәһәр башлыгы шулай ук актив эшчәнлеге өчен республика парламентына рәхмәт белдерде. Илсур Метшин Казанның Мактау грамотасын Дәүләт Советы Секретаре Лилия Мавринага тапшырды.

11 августта Спас районының Вертолет утравында ике зур чара «Эзтабарлар укыту-күнекмә сәфәре һәм «Утрау» проектын үстерү кысаларында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә исәптә торучы балалар өчен республика профильле сменасы ачылды. Чараларда Казаннан килгән эзләү отрядлары студентларын да кертеп, 100 дән артык кеше катнашты. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Дәүләт Советы депутаты Тимур Камалетдинов мөрәҗәгать итте.

10 августта Биектау тимер юл станциясе бистәсендә композитор, Татарстан Республикасы гимны музыкасы авторы Рөстәм Яхин исемен йөртәчәк балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасы булды. Мәктәпне ачуда Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин катнашты. 1,5 мең квадрат метрдан артык мәйданлы иркен мәктәп 150 яшь талантны кабул итәргә әзер. Ике катлы бинада иҗад әһелләрен үстерү өчен кирәкле музыка, бию, рәсем һәм рәсем сәнгате белән шөгыльләнү заллары, концерт залы, махсус класслар һәм заманча җиһазлар бар.

8 августта Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кояшлы» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков булды. Депутат үзәкнең эшчәнлеге, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләү өчен кулланыла торган технологияләр  белән танышты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International