Кама Тамагы районының Красновидово авылында Алма Спасы булды

2025 елның 17 августы, якшәмбе, 08:39

Узган шимбәдә, 16 августта, Кама Тамагы районының Красновидово авылында Алма Спасы булып узды. Бәйрәмне ачу тантанасында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.

Традиция буенча Алма Спасын 19 августта билгеләп үтәләр. Алма Спасы, нигездә Көнчыгыш славяннар бәйрәме, ләкин аны шулай ук Көнбатыш һәм көньяк славяннар да бәйрәм итә.

Красновидоводагы  А.М. Горький музее директоры Ольга Артамонова  әйтүенчә, Алма Спасы – ул халык күңел ачулары, чиркәү тарафыннан алмаларны изгеләндерү генә түгел, ә «кыз күзләү» дә. "Бу бәйрәм тагын «Кыз күзләү» дип тә атала. Чөнки элек авылда җәй көне туй ясамаганнар, чөнки ул вакытта эш бик күп була. Ә менә беренче Спас җәйге эшләрне тәмамлый, көз башлана. Һәм 14 октябрьдән туйлар башлана", – дип сөйләде ул.

Элек-электән шундый гадәт булган: егет кызга алма бүләк иткән, һәм ул җимешне көн буена сакларга тиеш булган. Аннары семьяга яучылар килеп, теге алманы күрсәтүләрен үтенәләр. Әгәр дә ул чиста, матур һәм бозылмаган булса, никах бәхетле, уңышлы булачак һәм гаилә яхшы яшәячәк.

Бу бәйрәмнең кульминациясе шундый булды, кешеләр таралыштылар, ә яшьләр әйлән-бәйлән уйнадылар, аннары авылның иң биек ноктасына бардылар һәм кояш баюын карадылар, кояшны тынычлыкка озаттылар. Бу узып баручы җәй һәм якынлашып килүче көзге чор символы иде.

Кама Тамагы авылында Алма Спасы 12 ел инде билгеләп үтелә. "Элек бирегә өлкән яшьтәге кешеләр килә иде, ә хәзер без бик күп яшьләрне күрәбез. Чөнки һәр кеше бу бәйрәм, бу традицияләр турында бераз белә, үз халкының мәдәнияте белән таныша", – дип ассызыклады музей директоры.

Красновидовода халык күңел ачулары «Венец»кыясында узды. Бәйрәм мәйданчыгында зур ярминкә оештырылды, анда кунаклар сувенирлар, табигый ташлардан бизәнү әйберләре, кулдан ясалган уенчыклар, текстиль, бал һәм алмалар сатып ала алдылар. Мәйданда шулай ук агачтан традицион славян сыбызгылары ясау буенча төрле мастер-классларда катнашырга, хәрәкәтчән уеннарда катнашырга, алма бакчасын ясарга мөмкин иде.

Бәйрәм чараларында шулай ук ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, ТР Халыклар ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская, ТР Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыхов катнашты.

Бәйрәм чаралары «Ретромания» кавер-төркеме һәм «Май» коллективы чыгышлары белән тәмамланды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International