Марат Әхмәтов: «Коррупциягә каршы гамәлләр барлык дәрәҗәләрдә дә нәтиҗәле эшләргә тиеш»

2025 елның 18 августы, дүшәмбе, 21:30

Төп бурыч – коррупциягә каршы гамәлләрнең һәм профилактик чараларның барлык дәрәҗәләрдә – җитәкчеләрдән алып гади гражданнарга кадәр нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү. «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумы кысаларында узган «Дәүләт идарәсе һәм икътисадны үстерүдә коррупциягә каршы сәясәтнең роле» сессиясендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.

«Республикада коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелә – бу тотрыклы икътисадый үсешне һәм иҗтимагый тотрыклылыкны тәэмин итүнең мөһим аспекты. Татарстанда федераль структуралар һәм прокуратура белән берлектә коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш чараларын комплексын гамәлгә ашыручы махсус орган уңышлы эшләп килә», – дип сөйләде парламент җитәкчесе урынбасары.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, коррупциягә каршы сәясәт дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелегенә, гражданнарның хакимияткә ышанычы дәрәҗәсенә, төбәкләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлегенә, икътисадый үсешнең тотрыклылыгына турыдан-туры йогынты ясый. «Коррупция – ул глобаль балә – дип ассызыклады ул. – Һәм коррупциягә каршы көрәш дәүләт, бизнес һәм җәмгыять дәрәҗәсендә көчләрне берләштерүне генә түгел, ә халыкара хезмәттәшлекне үстерүне дә таләп итә. Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре  Россия – Кытай форматында актив тикшерелә. Ике як та законлылыкны ныгытуның мөһимлеге, коррупцион җинаятьләр өчен җәзаның котылгысыз булуы – безнең уртак кыйммәтебез икәнен аңлаудан чыгып эш итә».

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, Россия коррупциягә каршы көрәшне төп бурычларның берсе дип саный һәм аңа каршы көрәш чараларын эзлекле рәвештә көчәйтә. «Коррупциягә каршы көрәш милли үсеш максатларына ирешүнең мөһим шарты буларак карала. Коррупциягә каршы дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре буенча махсус законнар һәм закон асты норматив актлары комплексы формалаштырылды. Агымдагы этапны хокук куллану практикасын формалаштыру этабы дип атарга була», – диде Марат Әхмәтов.

«РОСТКИ» форумы турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов бу чараның  Россия – Кытай мөнәсәбәтләре үсешенә саллы өлеш кертүен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, «бу – әһәмиятле вакыйга, ике илнең мәдәнияте һәм икътисады арасында символик күпер». «Сәүдә-икътисадый элемтәләр тиз темплар белән үсә, һәм аларның үсешенә Кытай белән күптән хезмәттәшлек итүче Татарстан зур өлеш кертә, – дип басым ясады парламент җитәкчесе урынбасары.  – Форумның ике яклы формат белән генә чикләнмәве дә аның кыйммәтен арттыра. Аның эшендә башка дәүләт вәкилләре дә катнаша. Фикер алышына торган мәсьәләләр векторы шактый киң: сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәүдә, фәнни эшчәнлек, гуманитар өлкә».

Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге генераль секретаре урынбасары Ван Сяожань Россия һәм Кытайның коррупциягә каршы чаралары охшаш, дип өстәде: җәза һәм профилактика бар. «Кытайда коррупциягә каршы чаралар сизелерлек көчәйтелде. Си Цзиньпин рәислегенең ун елы эчендә төрле дәрәҗәдәге коррупция өчен 600 меңнән артык түрә җәза алган. 2014 елда Хөкүмәттә әһәмияте буенча җиденче кешене коррупция өчен гомерлек срокка утырттылар. Бу мәсьәләдә карарлар бик кырыс», – дип белдерде ул.

« РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумы Казанда 18 һәм 19 августта уза. Чарага 32 илдән, Россиянең 59 төбәгеннән һәм КХРның 24 территориаль административ бүлекчәсеннән катнашучылар теркәлгән. Форумда барлыгы 10 меңгә якын кеше катнаша.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International